Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай тәрбиячеләре бәйге тотты

Бүген 9 нчы «Салават күпере» балалар бакчасында «Туган тел остазы – 2023» муниципаль конкурсы узды.

Балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында узган әлеге бәйге аларның иҗади потенциалын һәм татар телен укыту тәҗрибәсен күрсәтергә тиеш иде. Тәрбиячеләр татар телен өйрәтүдә, аңа мәхәббәт тәрбияләүдә үзләре кулланган интерактив чаралар турында сөйләделәр.

Төрле укыту ысулларын кулланып, балалар арасында уеннар үткәреп, алар тел күнекмәләрен генә түгел, халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калырга омтылалар.

– Һәр елны без татар теле тәрбиячеләре арасында «Туган тел остазы» бәйгесен үткәрәбез. Алар укыту методикасы белән уртаклашалар, телне саклауга юнәлдерелгән дидактик уеннар һәм конкурслар күрсәтәләр, хезмәттәшләренең тәҗрибәсен үзләштерәләр, – ди татар теле тәрбиячеләренең район методик берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Гайсина.

Район бәйгесендә 12 тәрбияче катнашты. Өч этап нәтиҗәләре буенча 18 нче «Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячесе Фәйрүзә Хәбибуллина беренче урынга лаек булды. 2 нче урынны 21 нче «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Гыйльфанова алды. Ләйсән Хәкимова (6 нчы «Звездочка» балалар бакчасы), Лениза Вәлиуллина (3 нче Айсылу» балалар бакчасы) өченче урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев