Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай районы укучылары Халыкара кампуста катнаштылар

Азнакай районының Җиңү бистәсе укучылары Әдилә Хәбирова һәм Дамир Абдуллин алдынгы технологияләр буенча балалар һәм яшьләр өчен Халыкара кампуста катнаштылар.

Кампус яшь буынның техник сәләтен һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен, патриотик позициясен үстерү максатлары белән үткәрелгән.

Анда Египет, Монголия, Беларусия, Казахстан  кебек илләрдән дә балалар катнашкан.

Берничә көн дәвамында тренинглар, мастер-класслар, ИТ-паркка, “КамАЗ” заводы музеена һәм Кванториумга сәяхәтләр, иҗади һәм күңел ачу чаралары оештырылган. Кампуста берничә мәйданчык эшләгән.

“Миңа күбрәк 3D-модельләштерү ошады, принтерда төрле модельләр ясарга һәм аларны анимацияләргә мөмкин”, – дип үзенең кичерешләре белән урталашты Әдилә.

“Миңа ныграк космик станция ошады. Анда бик зур глобус бар иде”, – ди Дамир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев