Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай районы социаль учреждениеләренең яңа сезонга әзерлеге тикшерелде

Ике көн дәвамында район комиссиясе, биш төркемгә бүленеп, мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учерждениеләренең яңа уку елына һәм кышкы сезонга әзерлеген тикшерде.

Социаль объектларны төзекләндерүгә республика, район бюджетларыннан, нефтьчеләр тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Коллективлар үзләре дә төрле грантларда катнашалар. Мәгариф идрәсе быелгы уку елына әзерлек буенча гына да 70 млн сумлык грант откан. Барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә агымдагы ремонт эшләре башкарылган. “Татнефть” компаниясе ярдәмендә Актүбәнең 2 нче мәктәбендә капиталь ремонт бара. Азнакайның 3 һәм 9 нчы мәктәпләрендә барлыгы 18 млн сумннан артыклык заманча азык-төлек блоклары урнаштырылган. Биредәге эшләрнең барышы белән муниципаль район башлыгы  Марсель Шәйдуллин да танышты.

Комиссия биналарның һәм территорияләрнең төзеклеге белән рәттән иминлек, янгын куркынычсызлыгы, санитар нормаларның сакланышы, туклануны оештыру, методик әсбаплар белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә дә зур игътибар бирде.

 “Күңелне сөендергәне шул – елдан-ел бу учреждениеләргә игътибар арта. Күпме ремонт эшләре башкарылуын күрдек. Коллективлар шат күңел белән каршы ала. Биналарның эчке матурлыгы гына түгел, тышкы ягы да көлеп тора, территорияләр шау чәчәктә утыра. Бу бит эстетик тәрбия дә. Матурлыкны күрә белгән һәм яраткан кешенең күңеле начар булмый”, – дип билгеләп узды район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев