Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин олимпиадаларда җиңгән укучыларга грантлар тапшырды

Бүген Мәдәният йортында төрле фәннәр буенча Халыкара, Бөтенроссия, төбәк һәм республика олимпиадаларында, А.М.Терентьев исемендәге Идел буе экологик конференциясендә җиңгән укучыларга район башлыгының грантларын тапшыру тантанасы узды.

“Елдан-ел зур уңышлар яулаучы укучыларыбызның саны артканнан арта бара. Узган ел олимпиадаларда 45 призлы урын булса, быел – 75! Кайбер укучылар хәтта берничә фәннән уңышка ирешкән. Бу – бик зур, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Сез – районыбызның горурлыгы, алтын фонды. Белем һәм тәрбия биргән укытучыларыгызга, әти-әниләрегезгә зур рәхмәмне җиткерәм. Алга куйган максатларыгызга ирешеп, киләчәктә дә югары үрләр яулавыгызны, илебезнең, туган җиребезнең чын паторитлары булып үсүегезне телим”, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Агымдагы уку елында фәннәр буенча олимпиадаларның мәктәп этабында – 9602, муниципаль этапта  1711 укучы катнашып, 589 ы призлы урын яулаган. Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабында районыбыз данын 145 укучы яклаган һәм аларның 66 сы җиңүче һәм призер булган.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Элина Мөкъсинова, 5 нче урта мәктәптән Арина Лобанова – җиңүче, Сабрина Маликова, Данила Смирнов призер булган, алар төбәк этапларында да сынатмаганнар.

“Иң мөһиме җиңелүдән курыкмаска, һәрвакыт югарыга омтылырга. Белемемне профильле лагерьда да ныгыттым, олимпиада хәрәкәтендә зур тәҗрибәсе булган кешеләр белән аралашу күп кенә сорауларыма, максатларыма ачыклык кертте”, – ди  Данила Смиронов.

Районнан 10 укучы инглиз теле, тарих, физик культура, әдәбият һәм сайлау хокукы фәннәреннән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булган.

Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында җиңүчеләр саны  – 16. Аларның 4 се – 7 нче урта мәктәптән.

“Олимпка юл” республика олимпадасы районга 7 призер биргән. Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Таһир Хәмидуллин хәтта өч фәннән – математика, химия, физикадан призлы урын алган.

Республика олимпиадаларында 21 укучы уңышлары белән куандырган. Алар арасында 16 укучы татар теле һәм әдәбияты буенча призлы урын яулаган, 13 е – рус телендә белем бирүче мәктәптән. 5 нче урта мәктәптән 11 нче сыйныф укучысы, Айсун Самедова татар һәм төрек телләреннән республика күләмендә призер булуы өстенә, татар теленнән Халыкара олимпиадада да призер булган.

“Безнең әзербәйҗан теле белән татар теле охшаш, шуңа күрә аны өйрәнү һич тә авыр булмады. Мин инде дүртенче елымны призер булып киләм. Быел унберенче сыйныфны тәмамлыйм. Киләчәктә лингвист булырга телим, тагын да күбрәк телләр өйрәнәсем килә”, – ди Айсун Самедова.

Татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары да рус теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда сынатмаган: гимназиядән Матин Хәкимов, Әдилә Әхмәдишина, Чалпыдан Розалия Газыева – призерлар.

Марсель Шәйдуллин шулай ук укучыларның әти-әниләренә, укытучыларына һәм мәктәп директорларына да Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Белемле – меңне егар дигән безнең халык. Бу җиңүләр – коллектив эш нәтиҗәсе. Ирешелгәннәрдә туктап калмаска, тагын да югарырак омтылырга”, – дип мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева да алга зур максатлар куйды.

Олимпиадаларда иң күп призерлар әзерләүче мәктәп – 5 нче урта мәктәп, биредә барлыгы 13 укучы бүләккә лаек булды, олимпиадаларда 17 призлы урын алганнар.

– Олимпиадаларга әзерлек – ул бер көнлек кенә эш түгел, җиңүгә ирешү өчен еллар дәвамында тырышып уку, үз өстеңдә даими эшләү сорала. Әлбәттә, укытучыларның, әти-әниләрнең дә куйган хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Мәктәбебез һәрчак   ныклы белем бирде, алга таба да бу югары планканы сакларбыз дип ышанабыз, – ди директорлары Люция Солтанова.

Тантаналы чараны балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары җыр-биюләре белән бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев