Азнакай политехник техникумында чыгарылыш кичәсе үтте
Әле имтиханнар бирелмәгән, кулга белгечлек дипломнары алынмаган булса да, биредә бәйрәмне тантаналы итеп, зурлап үткәрделәр.
Болай ашыгуның сәбәбе дә бар: 30 дан артык студент техникумны тәмамлау белән хәрби хезмәткә китәчәк.
Яшьлек бәйрәмендә катнашкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин, республика Нефтегазстрой профсоюзы рәисе Рәфис Хәсәнов, районның аграр сәнәгате һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, техникум директоры Роберт Хөснетдинов һәм укытучылар тәбрикләү сүзләрендә егет-кызларга белгечлек дипломы алгач үзләре теләгән эшкә урнашып, ният-хыялларының уңышлы тормышка ашуын теләделәр.
Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Аларга уку алдынгылары, иҗтимагый активистлар, техникум тормышында кайнаган әти-әниләр лаек булды.
Чыгарылышларның үзләренең матур җыр-биюләре белән үрелеп барган кичә гомер онытылмаслык булып күңел түрендә сакланыр.
Бәйрәм турында тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев