Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай педагогларын уңышлы укыту серләренә өйрәттеләр

Азнакайның 1 нче урта мәктәбе базасында район педагоглары өчен “ALMET talk” белем бирү конференциясе узды.

Ул “Каракуз” фестивале кысаларында “Татнефть” компаниясенең Хәйрия фонды ярдәмендә Цифрлы иҗат академиясе тарафыннан Татарстанның көньяк-көнчыгышы районнарында өченче елын оештырыла.

Конференция ике өлештән торды. Азнакай педагоглары төрле өлкәдәге спикерлар чыгышларын тыңлады, аерым юнәлешләр буенча мастер-класслар үткәрелде.

“Быел “ALMET talk”ның географиясе киңәйде. Ул Азнакайдан старт алды һәм 5 район белән шәһәрдә узып, меңнән артык укытучыны колачлаячак. Конференциянең төп максаты – укытучыларның практик күнекмәләрен киңәйтү, аларга  һөнәри яктан үсәргә ярдәм итү, яңа уку елы алдыннан көч-егәр бирү”, – ди Цифрлы иҗат академиясе директоры Александр Савинич.

Конференцияне оештыручыларны һәм анда катнашучыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, әлеге мөһим чараны оештыручыларга һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Ул педагогларны яңа уку елы  белән котлап, җаваплы эшләрендә уңышлар теләде һәм бер төркем укытучыларга бүләкләр тапшырды.

Конференциядә  районнан 196 педагог катнашты.

“Бик позитив курс уздык. Ораторлык осталыгыннан башлап стиль буенча эксперт киңәшләренә кадәр тыңладык. Конференциядә алган белем һәм күнекмәләрне эшебездә кулланып, белем бирү процессын тагын да кызыклырак һәм нәтиҗәләрәк итәрбез дип ышанам”, – ди 8 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Абдуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев