Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай нәниләре Халыкара театр көнен билгеләп үттеләр

27 март - Халыкара театр көне.

"Шул уңайдан район үзәк китапханәсендә "Театр дөньясы" исемле танып-белү сәгате үтте. Чарада 18нче "Улыбка" һәм 1нче "Колокольчик" балалар бакчаларыннан нәниләр катнашты," - дип хәбәр итә район үзәк китапханәсе хезмәткәре Ләйсән Габдуллина.  

Очрашуда балалар театр турында тулы мәгълүмат алдылар. Шунда ук балалар тамашачы һәм артистларга бүленеп, 18нче балалар бакчасында эшләп килүче "Нәни варислар" төркеме башкаруында матур җыр тыңланды. Шул ук бакчада оешкан "Нәни артистлар" түгәрәге артистлары Зәкәрия Әхмәревнең "Агачлар да авырый" әкиятен сәхнәләштерделәр. Режиссер апалары - Азнакай халык театры артисты Резидә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев