Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай музеенда «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән чара узды

Һәр ел саен сентябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә «Урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне» билгеләп үтелә.

Быел бу көн 17 сентябрьгә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр музеенда 3 нче «Айсылу» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән интерактив чара оештырылды.

Музей хезмәткәрләре урман һәм аның исәпсез байлыклары турында сөйләделәр. Шулай ук балалар "Урманны сакларга нигә кирәк?" исемле видеофильм карадылар һәм экология темасына рәсемнәр ясадылар.

- Әлеге чара балаларда кече яшьтән үк тирә як мохиткә сакчыл караш булдыру, җан ияләрен - кошларны, нәни генә бөҗәкләрне дә рәнҗетмәү, кызгану хисе булдыру, урманчы хезмәтенә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйды., - ди музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев