Азнакай мәктәпләре директорлары “Үсеш ноктасы” үзәкләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар
Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре – мәктәп директорлары өчен муниципаль семинар узды.
Аларны мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина сәламләде.
Табигый-фәнни юнәлештәге белем бирү үзәгенең эшчәнлеге белән Азнакай 1 нче урта мәктәбе директоры Дамир Фәттахов таныштырды. Шулай ук педагоглар да үз эш тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр.
Семинарда “Үсеш ноктасы” үзәкләре җиһазларын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану, “Мәктәпкә шахматлар” төбәк проектын тормышка ашыру мәсьәләләре дә яктыртылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев