Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәгариф учреждениеләрендә террорга каршы өйрәнүләр узды

Бүген районның барлык мәгариф учреждениеләрендә террордан саклану чаралары буенча өйрәнүләр узды.

Азнакай 5 нче урта мәктәбендә әлеге чараның барышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та танышты.

“Мондый өйрәнүләр даими уза. Анда “Росговардия”, мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә катнаша. Бүген шартлы террористның территориягә үтеп керүен һәм мәктәп персоналының саклык чараларын ничек күрүләрен күзәттек. Тулаем алганда, алар барысын да дөрес башкарды”, – диде Айдар Шәмсетдинов.

Быел мәгариф учерждениеләрендә янгынга һәм террорга каршы иминлек чараларына 26 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән.

“Мәктәп тавыш бирү җиһазы, янгын сигнализациясе белән тәэмин ителде. Капкада һәм тышкы ишектә домофоннар куелган. Коллектив белән өйрәнүләр үткәрелеп тора”, – ди 5 нче мәктәп директоры Люция Солтанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев