Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай 9 нчы гомуми урта мәктәбе янәдән гөр килеп тора

Мәктәптә барлыгы 277 бала белем ала, шуларның 31 беренче сыйныфка керде.

Беренче сентябрьның бәйрәм тантанасында Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Галиева, "ТЕПЛОВОДСЕРВИС" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры урынбасары Разилә Хуҗина, Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Нил Хәсәнов, Уразай авыл җирлеге башлыгы Алсу Шәрифуллина, Карамалы авыл җирлеге башлыгы Артур Ногманов,10нчы территориаль иҗтимагый узидарә оешмасы председателе Мирхатим Мазитов катнашты. Белем бәйрәменә кунак булып килгән  кунаклар яңа уку елы башлану белән котлап, балаларга һәм укытучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

- Барыгызны да яңа уку елы башлануы белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, укытучыларның һөнәри эшчәнлекләрендә, ә укучыларның укуларында уңышлар телибез, - дип котлады Роза Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев