Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

“Айсылу” балалар бакчасында кышны озату-язны каршы алу “Нәүрүз” бәйрәме узды

2021нче елның 19 мартында Азнакай шәһәренең 3нче “Айсылу” балалар бакчасында кышны озату-язны каршы алу “Нәүрүз” бәйрәме узды.

 Азнакай шәһәренең Мәгариф идарәсе җитәкчесе Гыйләҗева Зөлфия Солтангир кызы, СПО рәисе Вәлиәхмәтова Лилия Биктимер кызы, мәгариф идарәсе методисты Саитова Эльвира Дамир кызы, шәһәребезнең балалар бакчаларының мөдирләре һәм ата-аналар бәйрәмебезнең кадерле кунаклары булдылар. Мәктәп белән дәвамчанлык кысаларында Азнакай шәһәренең 8нче урта мәктәбе укучылары концерт номерлары белән кунакларыбызны тагын да шатландырдылар, шулай ук шәһәребезнең сандугачы Айгөл Зарипова да җыр бүләк итте.

Балаларыбыз шаян җыр-биюләр, уеннар белән күңел ачтылар, бәйрәм ахырында кайнар чәй һәм тәбикмәкләр белән сыйландылар. Бакчабызның мөдире Хафизова Ләйлә Ильмир кызы барлык кунакларга Нәүрүз бәйрәмендә бәхет,сәләмәтлек, күңел күтәренкелеге, зур көч, өмет, мәхәббәт һәм тынычлы, кояштай кәеф һәм яңа тормыш тарихының матур башлануын теләде.

 

3нче “Айсылу” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Исламова Роза Хабибулла кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев