Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Актүбәдә капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды

1 сентябрьдә районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елы башланганны белдереп, беренче кыңгырау чыңлады.

Актүбә 2 нче урта мәктәбендә  Белем көне аеруча истәлекле узды – мәктәп  укучыларны  өр-яңа үзгәрешләр кичереп каршы алды. Биредә “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә капиталь ремонт ясалды.

Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть” компаниясенең төзелеш проекты җитәкчесе Алексей Деревянкин, Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева катнашты.

– “Татнефть” компаниясе  кешеләр файдасына эшли. Бүген без өр-яңа технологияләр белән җиһазландырылган мәктәп ачабыз, – диде Алексей Деревянкин.

Актүбә бистәсендә компания экологик һәм энергия саклаучы уникаль проектны тормышка ашыра. Биредә төзү-төзекләндерү, яңа эш урыннары булдыру буенча күләмле эшләр алып барыла. 2 нче мәктәп – әлеге проектның бер өлеше.

Укучыларның, укытучыларның, әти-әниләрнең бәйрәм шатлыгын уртаклашып, Марсель Шәйдуллин изге теләкләрен җиткерде, шундый зур бүләк өчен “Татнефть” компаниясе җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

– Тырышып укыгыз, илебезнең, туган ягыбызның патриотлары булып үсегез! – дип укучыларга Белем иленә хәерле юл теләде.

Актүбә 2 нче урта мәктәбе директоры Алсу Шумилова белдергәнчә, биредә беренче сыйныфка 48 бала килгән.

– Мәктәбебез тышкы яктан ук үзгәрде. Заманча белем бирү һәм алу өчен барлык шартлар тудырылган. Мондый мәктәпкә килгән саен киләсе килеп тора. Без нефтьчеләргә бик рәхмәтле, – ди директор.

Әлбәттә, бәйрәм бүләкләрсез булмый. Бу көнне укуда уңышларга ирешкән бер төркем укучыларга, алдынгы педагогларга, ремонт эшен башкаручы оешма хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев