Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Актүбәнең “Березка” балалар бакчасында автомәйданчык ачылды

Актүбә бистәсенең 4 нче “Березка” балалар бакчасы юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча ресурс мәйданчыгы булып тора.

Биредә нефтьчеләр ярдәмендә төзелгән автомәйданчык ачылды. Яна торган светофорлар, юл билгеләре балалар бакчасының барлык территориясендә урнаштырылган.

Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Роза Галеева, Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов катнашты. Алар балаларның юл кайгыйдәләрен өйрәнеп һәм саклап, сау-сәламәт үсүләрен теләделәр.

“Мәйданчыкның проектын үзебез ясадык. Идеябызны хуплаганнары өчен район җитәкчелегенә, мәгариф идарәсенә һәм безнең балаларга шундый зур бүләк өчен нефтьчеләребезгә рәхмәт”, – диде балалар бакчасы мөдире Рәмилә Камилова.

Әлеге мәйданчыкта бистәнең башка балалар бакчаларында тәрбияләүчеләр дә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев