Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Актүбә укучылары космоска юл ярдылар

​​​​​​​Актүбә бистәсе китапханәсендә "Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Мозартика» уен методикасын кулланып, 3 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен “Космоска юл” дигән дәрес үткәрелде.

Балалар фантазияле фигуркалар ярдәмендә галәм, тынычлыкның үз образларын, дөнья белән үзара мөнәсәбәтләрен кордылар. Дәрес ахырында үз фикерләре белән уртаклаштылар, башкаларның җавапларын тыңларга һәм анализларга өйрәнделәр. Мондый уен формасындагы дәрес балаларга бик ошады, әкияттәгедәй күңелле тәэсирләр уятты.

 

Л.Исламбратова, социаль белгеч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев