Актүбә укучылары Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр
Интернетта куркынычсызлык - хәзерге заманның мөһим проблемасы.
Актүбә 3 нче урта мәктәбе укучылары белән "Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологы, социаль педагогы, гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгече әлеге темага багышланган дәрес үткәрде. Яшүсмерләр файдасыннан тыш, Интернетның тискәре мизгелләре дә бар икәнен белделәр. Аларның Интернет челтәренә никадәр бәйле икәнлекләрен тикшереп, анкеталау үткәрелде һәм анализ ясалды. Тапшырылган белешмәләр буенча үзләрен тискәре нәтиҗәләрдән ничек саклап калырга мөмкин икәнлеген аңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев