Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Зөлхия Миңнеханова: “Мин үземне бәхетле дип саныйм”

Язмышың туганда ук маңгаеңа язылган була диюләре хактыр.

Мөслим районы Вәрәшбаш авылының алдынгы шоферы, сугыш ветераны Гыймазетдин белән башлангыч сыйныф укытучысы Галиянең көтеп алган беренче багалмасы – кызлары Зөлхиягә Хак тәгалә тарафыннан нәкъ менә мәдәният юлыннан атлап китәргә насыйп булган.

Җыр-моңга, театр сәнгатенә гашыйк, оста гармунчылар гаиләсендә туып үс тә, ничек инде башка һөнәр сайла ди! Әнисенең үгет-нәсихәте белән сигезенче сыйныфтан соң документларын Минзәлә педучилищесына илтеп бирсә дә, Зөлхия барысын да шаккаттырып, тугызынчы сыйныфка Мөслим мәктәбенә сыйныфташлары янына барып утыра.

– Татар теле укытучыбыз Техния апа җитәкчелегендә без, 9-10 нчы сыйныфта укучылар, “Беренче мәхәббәт” дигән спектакль куйдык. Мин анда Рәхилә ролен башкардым. Бу тамаша белән бөтен тирә-як авылларны йөреп чыктык. Укытучым матур итеп шигырь сөйләргә дә өйрәтте, – дип искә ала Зөлхия ханым.

Аның бәхетенә, мәктәпне тәмамлауга Казанда Ленинград дәүләт мәдәният институтының филиалы ачыла.

– Группабызның җитәкчесе Роберт Батуллиннан (Рабит Батулла) уңдык. Ул безне этюдлар ясарга, уйлап табарга этәрде, татар теленең бар матурлыгын тоярга өйрәтте. Институтта укытучыларыбыз бик көчле иде, Шириаздан Сарымсаков, Асия Хәйруллина мәктәбен уздык. Курсташларым арасыннан күп кенә танылган иҗат кешеләре чыкты. Күренекле драматург Прозат абый Исәнбәт белән аралашып яшәдем. Студент билеты белән театрларга йөри идек, – дип тагын яшьлек елларындагы истәлекләргә кереп чумабыз.

Зөлхия Гыймазетдин кызы диплом спектаклен Мөслимдә яклый. Югары белемле яшь белгечне районда кулларына күтәреп кенә алмыйлар. Хезмәт биографиясе туган ягында әнә шулай 1974 елда халык театрының режиссеры буларак башланып китә.

Шулай уңышлы гына эшләп, ике ел эчендә үзен яхшы белгеч итеп танытып өлгергән кызның тормыш юлында мәхәббәте – Рәис пәйда була.

– 1976 елда Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан конкурс игълан иттеләр. Өч район Азнакайга килеп, иҗат концерты күрсәттек. Мин йомгаклау концертын да алып бардым. Шуннан кайтып озак та тормадым, Азнакайдан бер табибтан хат килде. Шулай хат алышып киттек. Очрашырга ул иптәш егете белән килде. Мин – иптәш кызым белән. Күңелемә аның мыеклы дусты ныграк ошады. Ул да мине бер күрүдә ошаткан булып чыкты. Инде хатлар безнең ике арада йөри башлады. Рәис белән ноябрь аенда Бәйрәкә авылында туйлар гөрләтеп, гаилә корып, бик матур, аңлашып яшәдек, өч ул тәрбияләп үстердек. Ул нефть тармагында эшләде, татар иҗтимагый үзәгенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе дә иде. Татар милләте, туган тел өчен янып яшәде...

Кызганычка каршы, Рәисе 74 яшендә, катлаулы операцияләр кичереп, вафат була.

Азнакайга килен булып төшкәч тә Зөлхия Миңнеханова район мәдәният йортында режисер булып эшли башлый. Беренче көннәрдән үк үзен талантлы белгеч итеп таныта. 15 көн эчендә әзерләп, театр сәнгате буенча республика бәйгесендә “Шәмсекамәр” спектакле белән катнашып, ил күләменә чыгалар һәм анда лауреат исемен алып кайталар.

Ул оештырган һәм 15 ел җитәкчелек иткән “Ялкын” агиттеатры халык коллективы исеменә лаек була.

– Агиттеатр белән ил гиздек, Бөтенсоюз иҗат фестивальләрендә катнашып, лауреат исемнәрен яуладык, – ди Зөлхия ханым.

Ул шәһәр мәдәният бүлеге мөдире, район мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары, 14 ел шәһәр-район Мәдәният йорты директоры булып җаваплы урыннарда эшли. 2002 елда “Республиканың иң яхшы шәһәр мәдәният йорты директоры” исеменә лаек булып, гран-прига ия була. Шушы еллар эчендә күпме проектлар тормышка ашырылган, кабатланмас сценарийлар төзелгән, чаралар уздырылган!

“Җанашым” фольклор ансамблен оештыру да – аның идеясы. Зөлхия ханым үзе дә анда җырлап йөри. Ансамбль бик күп бәйгеләрдә җиңү яулап, Россия Федерациясенең атказанган халык иҗат коллективы дигән мактаулы исем алды, Азнакайның йөзек кашына әверелде.

“Чатыр тауда җыен” төрки халыклар фестиваленең дә пролог өлешендә Зөлхия Миннеханованың 2009 елда Бөтенрәсәй экологлар семинарына әзерләгән театраль күренеше нигез булып тора.

Миннехановлар 1995 елда гаиләләре белән Казанда узган “Киленбикә” бәйгесендә катнашалар.

– Бу бәйгенең эчендә кайнап, аны өйрәнеп, үзебезнең Азнакайда да оештыру теләге белән катнаштым, – ди Зөлхия ханым.

Әнә шулай районда тагын бер яңалыкка юл салына. Гомүмән, бу музыкаль гаилә заманында республика  күләмендә танылу ала. Рәисе – гармунчы, уллары Эдуард, Салават, Азамат  музыка мәктәбендә укып, төрле уен коралларында оста уйныйлар. Бүген балаларының барысы да гаиләле, тормышта үз юлларын тапканнар, Казанда яшиләр.

Гомер көзенә кереп барганда Зөлхия ханым үзенә терәк булырдай якын кешесен очрата. Эчке эшләр ветераны, отставкадагы полковник Ирек Исхак улы белән кушылып, бер-берсенә юаныч һәм таяныч булып яшиләр.

– Икебезгә 5 ул, 5 килен, 9 онык булды. Икебезнең дә балалар безне җылы кабул иттеләр, аралашып, ярдәмләшеп яшибез. Әле менә бергәләшеп Казанда Ирекнең 75 яшьлек юбилеен билгеләп уздык. Ул Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ветераннар советын җитәкли. Казан белән Азнакай арасында йөрибез. Аның хатынының, минем Рәиснең каберләренә барып, һәрчак дога кылабыз, – ди Зөлхия ханым.

Зөлхия Миңнеханованы 2011 елда Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул 2006 елда мәдәният йорты каршында “Тылсым” балалар театр студиясе ачып, анда да уңышлы эшләп килә, коллектив халык исемен яулауга ирешә. Аның кулы астында шөгыльләнүче балалар республика, халыкара бәйгеләрдә һәм фестивальләрендә һәрчак призлы урыннар яулыйлар.

– Мин үземне бәхетле дип саныйм, – ди Татарстанның атказанаган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова.

Чыннан да, яраткан эшең, яраткан кешең, йөз аклыгы балаларың булу, иҗатта янып-дөрләп яшәү зур бәхет ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев