Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Зифа Кадыйрова: “Әсәрләремдә матурлыкка өндим”

Азнакай Мәдәният йортында 5 октябрьдә Уфа шәһәренең “Нур” дәүләт татар театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча эшләнгән “Урланган яшьлек” спектаклен тәкъдим итә.

 

Кеше язмышларын тирәнтен тасвирлаган китаплары белән халык арасында мәхәббәт казанган авторның үзе белән әңгәмә кордык.

– Зифа ханым, гадәттә язучылар мәктәп елларында  ук каләм тибрәтә башлаган була. Сезнең иҗатка оеткы кайчан һәм ничек салынды? Укучыларыбызны үзегезнең тормыш юлыгыз белән дә таныштырып узсагыз иде.

– Мин Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туып үстем. Чаллы шәһәрендә төзелештә эшләдем. Тормыш иптәшем белән  кыз һәм ул үстердек. Кызганычка каршы, ирем берничә ел элек вафат. Мин балачактан язу турында хыялланган, язып караган кеше түгел. Хәтта китап укырга яраттым дип тә алмыйм. Әмма табигать кочагында ялгызым калып, уйланырга, хыялланырга ярата идем. Һәркем әдәбиятка үз юлы белән килә. Беренче китабымны 48 яшемдә яздым. Тормышымның бик авыр вакытында кулыма каләм алдым һәм күңелемне ак кәгазьгә бушаттым, ниндидер җиңеллек тойдым. Ул язмамны күрше-тирә, ирем укып, җылы фикерләр ишеткәч, икенче әсәремне язарга тотындым. Тормышымда сынаулар күп булды, алар мине чыныктырды. Гомер буенча әйтәсе сүзләрем, тормыш тәҗрибәм җыелган булгандыр, күрәсең, шулар ташкын булып акты. “Сагынырсың, мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Бәхеткә юл кайдан?”, “Урланган яшьлек” китаплары әнә шулай бер-бер артлы язылды.

– Сез әсәрләрегезгә тема, сюжетларны, геройларны каян табып бетерәсез?

– Сюжетлар да, геройлар да тормыштан алынган. Мин бит күп йөрим, халык белән очрашуларда еш булам. Кемнәрдер үзләре яныма килеп язмышларын сөйли, кемнәрдер хат аша юллый. Әсәрләремдә матурлыкка, нинди генә авыр сынаулар салынса да, кеше булып калырга өндәргә тырышам.

– Китап бастыру бик кыйммәт бит. Сезгә бу эштә ярдәм итүче бармы? Әсәрләрегез рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Алар да шулай популярмы?

–  Беркемнән дә ярдәм сораганым булмады. Шулай да беренче язмамның “Мәйдан” журналында басылуы мине кеше арасында танытып җибәрде. Әсәремне редакцияләгән Айгөл Әхмәтгалиевага рәхмәтлемен. Китапларым басыла, сатыла. Шөкер, укучыларым бик күп. Сатылган акчасына икенчесен чыгарам. Татарстанның берничә районында гына татар китапларын сату оештырылган. Анда эшләүче кызларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Китапларымны Мәскәү, Себер якларыннан да, Сирия, Кытайдан да соратып алалар. “Татарлар елый-елый укый, безнең дә укыйсы килә”, –  диючеләр булгач, әсәрләрне русчага тәрҗемәгә бирдем. Алар да тиз тарала. Әсәрләрем буенча куелган спектакльләргә  йөрүчеләр арасында русларны да күрәм. Синхрон тәрҗемә белән яратып тыңлыйлар.

– Әсәр белән спектакль аерыламы, режиссерлар эшеннән кәнәгатьсезме?

– Әсәрләрем буенча спектакльләрне Татарстан, Башкортстан театрлары куйды. Ел саен бер премьера булып тора. Һәр режиссер әсәрне үзенчә ача.  Кайбер фикерләр белән килешеп бетеп тә булмый, әмма театрның үз кануннары бар бит. Мин театр коллективларына бик рәхмәтлемен.

– Халык белән очрашуларда еш буласыз, ерак сәфәрләргә дә чыгасыз. Каян көч, вакыт табасыз?

– Сине танысыннар, әсәрләреңне укысыннар өчен халык белән очрашырга кирәк дип исәплим. Кайда чакырсалар да барам. Башта ирем белән йөрдек, аннары кызым йөртә башлады.  Шулай еш аралашканга, кеше холыкларын яхшы өйрәнгәнмендер дә инде.

– Зифа ханым, алга таба да иҗади уңышлар Сезгә! Укучыларны тагын яңа әсәрләрегез белән сөендерергә язсын!

 

Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллина, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы:

– “Урланган яшьлек” спектаклен сәхнәгә режиссерыбыз, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев куйды. Мин  төп рольне – Зөһрә ролен башкарам. Иң яраткан рольләремнең берсе. Тормышта  мин бик ут кебек, тиктормас холыклы, ә спектакльдәге Зөһрәм – йомшак күңелле, басынкы, түзем холыклы ханым. Урау юллар аша үз бәхетенә барыбер ирешә, авырлыкларга карамастан, кеше булып кала. Бу минем тормыш шигаремә шулкадәр туры килә. Бик дулкынланып, көтеп алам спектакльне. Ул бик җиңел куелды, бер ай эчендә әзерләдек. Халык та яратып, күпләп йөри. Зифа апаны күптәннән беләм. Ун еллап элек аның белән теплоходта очрашкан идек, бер каютада туры килдек. Шулкадәр рәхәт аралаша торган кеше. Бу спектакльнең премьерасына да килеп, чәчәкләр тапшырды. Быел Зифа апа 65 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Чын күңелемнән котлап, аңа изге теләкләремне юллыйм. Бу турыбыз да аның юбилей елына багышлана.

 

Динар Тимершәехов, “Нур”  дәүләт татар театры артисты:

– Минем актерлык юлым 2018 елдан башланды.  Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Фатыйма” спектаклендә Михман ролен башкарырга туры килде. “Урланган яшьлек” тә мин тискәре образ – Кәримне уйныйм. Ничек кенә булмасын, мин аны яратып башкарам, уңай якларын табарга тырыштым. Зифа апаны белмәгән кеше юктыр. Аның әсәрләрен яратып укыйлар, геройлары катлаулы язмышлы. Спектаклебез дә  халык күңеленә кереп ята торганнарның берсе, күз генә тимәсен, тулы аншлаг белән бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев