Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Йолдызлык” фестивале Азнакайда яңа талантлар ачты

XX “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең быелгы зона туры Азнакайдан старт алды һәм район елъязмасына матур истәлек булып кереп калды.

Анда Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан яшь башкаручылар 3 көн дәвамында конферанс, хореография, вокал-соло, вокаль ансамбльләр номинацияләрендә төрле яшь категорияләре буенча сәләтләрен сынадылар. Жюри барлыгы 330 номерны бәяләде. Барлыгы 1300 бала сәхнә тотты.

Фестивальдә катнашучыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршында мәдәниятны үстерүгә булышлык фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина сәламләделәр.

– Мондый зур проектның Азнакайда узуына шатбыз. Балалар, әти-әниләр, педагоглар бу бәйгене ел буе көтеп алалар, аңа әзерләнәләр. Аларга, фестивальне оештыручыларга зур рәхмәт, – диде Марсель Шәйдуллин.

Ул жюри әгъзаларына Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.

1 мартта гала-концертта иң яхшы номерлар тәкъдим ителде һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Алар арасында азнакайлыларның күплеге сөендерә. «Бәхет», «Фантазия», «Юлдаш» вокаль ансамбльләре, «Лилия» бию коллективы һәм Руслан Латыйфуллин (вокал-соло) – беренче; «Фантазия» вокаль ансамбле, Чулпан Шаһиева, Ридель

Кәлимуллин, Ясминә Галләмова (вокал-соло) – икенче, Дәлилә Ваһапова (конферанс) һәм Булат Гәрәев (вокал-соло) өченче урынны яуладылар. «Огоньки» бию коллективы һәм Мәликә Хәсәншина (конферанс) махсус призга ия булды.

Шулай ук Дмитрий Туманов Марсель Шәйдуллинга миллионынчы катнашучы истәлек кубогы белән «Созвездие-Йолдызлык» фестивале китабын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев