Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Йолаларга бездә урын киң

Татар халкының иң күркәм гореф-гадәтләрен, йолаларын барлап, районыбызның авыллар мәдәни учакларындагы фольклор коллективлар арасында инде өченче ел рәттән “Халык җәүһәрләре” бәйгесе оештырылып килә.

Быелгы пандемия аның да киңлекләрен бераз чикләде, шуңа да ул видеобәйге рәвешен алды. Әмма иҗади фантазиягә чикләр бармы соң! Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәребезнең сәләтенә сокланмый мөмкин түгел. Аларның иҗаты бай эчтәлекле кинофильмнар, видеосюжетлар, затлы күргәзмәләрдә чагылды. Татшуганлыларның “Каз өмәсе”н аласыңмы, Якты Күл авылы үзешчәннәренең “Бала юындыру” йоласынмы, туйкәлеләрнең “Каен бәйрәме”н, урсайлыларның “Сөмбелә”сен, Уразай һәм Сәпәй авылы мәдәният йортларының “Кыз урлау” маҗарасынмы... – борынгыдан килгән халык җәүһәрләрен нинди генә матур нәкышләргә төрмәгән алар! Нәкъ менә әби- бабаларыбыз кебек милли көйләр, уеннар белән һәркайсын чын мәгънәсендә олы бәйрәмгә әверелдергәннәр. Авылларыбызда гореф-гадәтләрнең бүгенге көнгәчә сакланып, аңа яңа бизәкләр өстәлеп торуы куандыра.

Сүз дә юк, жюрига бу эшчәнлекне бәяләп, иң-иңнәрне сайлап алу җиңелдән булмагандыр. Шулай итеп, беренче урынны мәдәни эшчәнлектә һәрчак яңалыклар кертергә омтылган Үчәлле, Уразай, Татшуган авыллары мәдәният йортлары алды. Икенче урында – шулай ук иҗади ялкынлы Сәпәй, Чалпы, Ирекленең фольклор коллективлары. Өченче урын йолаларны барлауда тирәнтен эзләнгән Мөслим, Әгерҗе, Благодатное авыллары мәдәният учакларында. Башка берничә төр номинацияләр җиңүчеләре, бәйгедә актив катнашкан коллективлар һәм үзешчәннәр дә Диплом-бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев