Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Тымытык авылы Сабан туенда мотоблокларда узыштылар

Тымытык авылындагы Сабантуй мәйданы быел да үзенә күпләрне җыйган.

Иртәдән туган-тумача, авылдашлар, бәйрәм кунаклары хәл-әхвәл белешә, бер-берсен бәйрәм белән котлый... Авыл халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, җирлек башлыгы Эльвира Гыйләҗева, район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, депутат Роберт Галиев тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәмдә авыл үсешенә лаеклы өлеш керткән өлкән яшьтәге апа-абыйларга районыбызның 90 еллыгы медальләре тапшырылды.

Авыл уңганнары - крестьян фермерлык хуҗалыкларында эшләүчеләр, юбилярлар, җирлек зиратларын төзекләндереп, карап торучыларның да урыны мәйдан түрендә булды. Аларның барысына да Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Милли уеннар - һәр Сабан туеның йөзек кашы, әлбәттә. Тымытыклылар авыш баганага менүдә, кул көрәшендә, милли көрәштә, таяк тартуда бик теләп катнашты.

Биредәге Сабантуйның үзенчәлегеге - мотоблоклар ярышы булгандыр. Анда җиңүчегә тәкә бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев