Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Тылсым” иле серләре

“Тылсым” балалар халык театрыннан азнакайлылар яхшы хәбәрдәр. Аларның уңышлары турында да газетабызда яктыртып торабыз. Район күләмендә узган чараларда да нәфис сүз осталары сәхнә түрендә. Театр елы барганда әлеге коллектив җитәкчесе, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова белән очрашмый кала алмадык.

– Зөлхия Гимазетдиновна, мондый түгәрәк ачу идеясы ничек туды?

– Мин туган ягым Мөслим халык театрында, кияүгә чыккач Азнакай халык театрында режиссер булып эшләгән кеше. Н.Исәнбәт әсәре буенча куелган 40 ка якын кеше уйный торган “Хиҗрәт” спектаклебез Татарстан радиосының алтын фондында саклана. Аннан хуҗалык, җитәкчелек эшенә киттем. Башта нефтьчеләр клубында масса бүлеге, аннан район белән шәһәр аерылгач, шәһәр мәдәният бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Шулай да режиссерлык эшеннән тулысынча аерылмадым. Бәйрәмнәргә сценарийлар яза идем, 15 ел буенча “Ялкын” агитбригадасын җитәкләдем. Аңа да халык исеме бирделәр, илнең кайсы гына почмакларына бармадык! Барыбер дә күңелдә театр белән эшләү уе яшәде. Олылар белән эшләү минем яшьтә бик дөрес тә булмас иде. Балалар чиста, ак кәгазь бите кебек. Минут эчендә эләктереп алалар. Шул балаларга театрга, туган телебезгә мәхәббәт уятасым килде. Безнең нәселдә бар да педагоглар диярлек. Миндә шундый әйбәт педагог үлгән икән дип уйлап куям, шулкадәр рәхәт балалар белән эшләве. Шулай итеп, 2006 елда түгәрәк буларак ачылдык, аннан студия буларак дәвам иттек. 2017 елның декабрендә халык театры исеме бирделәр. Бу инде үзешчән сәнгать түгәрәкләренең иң югары исеме, хезмәтебезгә бик зур бәя булды.

– Балалар театры нидән башлана?

– Һөнәрманнар кебек, сәхнә теленнән башлыйбыз. Матур сөйләү, сөйләм телендәге кимчелекләне бетерү, сүз мәгънәсе, татарча иҗекләрнең, хәрефләрнең әйтелеше өстендә эшлибез, чөнки безгә күпчелек шәһәр мәктәбендә русча белем алучы балалар килә. Баштагы бер-ике елда шигырьләр, соңрак этюдлар, кечкенә өзекләр куя башлыйбыз, аннан инде спектакльгә күчәбез.

– Руслашкан балалар белән эшләве бик авырмы?

– Мин күбрәк дикциягә игътибар итәм һәм үзебезнең җирле шагыйрьләр әсәрләрен алам. Балалар кайбер сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермиләр. Эшләү барышында аңлап, шигырьләрнең авторлары белән кызыксынып, аларның иҗатын өйрәнәләр, әдәби очрашуларга йөрибез. Һәр елны берәр иҗат әһеленә багышлыйбыз. Бердән, балаларның белемнәре киңәйсә, икенчедән аларда партиотлык хисләре тәрбияләнә. Мәктәпләрдә алар укытучыларның таянычы, концертларны, кичәләрне алып баралар. Кайда гына барсалар, укысалар да, ничек шулай матур татарча сөйләшәсез дип аптырыйлар аларга. Миллилекне сакларга тырышам.

– Театрда күпме бала шөгыльләнә?

– Ел саен яңа балалар алырга тырышам. Быел күбрәк алдым, 13-15 бала йөри. Берсен әнисе алып килде. Үзе – рус, ире татар. “Татарча өйрәнүен телим”, – ди. Авыр булса да өйрәнә. Балалар театрга яратып йөриләр. Шунсыз иҗат итеп булмый.

– Театр бит әле ул сәхнәгә чыгып уйнау гына түгел, һәр спектакльгә декорацияләр дә кирәк. Аларны каян аласыз?

– Декорацияләр өстендә үзебез эшлибез: кайда нәрсә бар, шуны кулланабыз, җитмәгенен өйдән дә алып киләбез. Бик талантлы рәссамыбыз Ләйсән Глазунова ике театрга да ярдәм итә. Столярлар ни кушсам, шуны эшләп бирәләр. Декорация алыштырганда да булышалар.

– Иң зур җиңүләрегез?

– “Дулкыннар” конкурсында 13 ел катнашып киләбез. Һәрчак призлы урыннар алып кайтабыз, быел махсус бүләккә лаек булдык. “Иделкәем” конкурсында былтыр беренче урынны яуладык. Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлап, бишләп укучым китте. Алар урынына яңалар килде. Театр елында кызганыч, спектакль куярга әзер түгелбез. Шулай да, кыска гына булса да, Н.Исәнбәтнең “Түләк” драматик поэмасыннан өзек куйдык. Күп җирләрдә чыгыш ясадык. Бүгене көндә балалардан мин бик кәнәгать. Театрга кызлар күп килә, егетләр – аз, шунысы бераз күңелне тырный. Мөһиме – җиңү түгел, ә республика күләмендә чыгыш ясап, балаларның башкалар белән аралашуы, үз чыгышларын чагыштырулары, үрнәк алып кайтулары, рухи яктан баю.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Театрның гомере озын булсын һәм балалар күңеленә яктылык нурлары чәчеп яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев