Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәйлән белән чигү дәресе узды

«Өмет» халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә сәйлән белән чигү дәресе узды.

Бүгенге көндә сәйлән белән чигү бик киң таралган кул эшләренең берсе. Ул мавыктыргыч һәм кызыклы шөгыль. Сәйлән белән эшләү зәвыкны, конструктив фикерләүне, игътибарны, күзәтүчәнлекне, хәтерне үстерүдә ярдәм итә. Кул бармакларының вак моторикасы үстерә, сабырлык тәрбияли, пөхтәлеккә, төгәллеккә өйрәтә, шул ук вакытта күрү сәләте дә яхшыра. Сәйләннең матур, вак кисәкләре беркемне дә битараф калдырмаячак. Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар теләсә кайсы эшләнмәнең схемасын үзләре төзи алдылар, рәхәтләнеп үзләре теләгәннәрен чигеп, иҗади үсеш алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев