Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Әниләр бәйрәме күңелле узды - ФОТО

Ана назын төеп яшәү - зур бәхет ул.

Әни... Нинди матур сүз бу! Бу сүзне һәркем үзенең иң кадерле, иң якын, иң газиз кешесенә әйтә. Шушы бер сүздән әниләр безнең шатлыкны да, кайгыны да белә. Шушы сүз аша әниләр безнең уйларны дә сизә. Чөнки "әни" сүзе һәркемнең йөрәгендә туа, ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. "Әни" дип эндәшә алган кеше нинди бәхетле!

Без 10 нчы «Алтынчәч” балалар бакчасындада Әниләр көнен зурлап билгеләп үттек.

Кичәдә балалар ике телдә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Әниләре белән берлектә төрле уеннар уйнадылар.

Алиса Сафиуллина кызы Әдилә белән безнең “Тиктормаслар” төркемен яклап чыгыш ясадылар. Алар икесе дә зәвыклы милли киемнән, милли телебездә сәнгатьле, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп үзләренең шигыри бәйләмен бүләк иттеләр. Алар “Иң талантлы шигъри гаилә” номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Ана назын төеп яшәү - зур бәхет ул. Баланың төп таянычы - аның әнисе. Бала шуны тоеп үссә, үз анасын хөрмәт итәргә өйрәнә.

 

Илүзә Сабирҗанова, Гүзәл Асибакова, тәрбиячеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев