Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Монолит микрорайонында чыршы бәйрәме күңелле үтте

Яңа ел ул – барыбыз өчен дә көтеп алынган, иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе.

Бу көннәрдә шәһәрдә балалар өчен төрле мәдәни, спорт чаралары уздырыла. Шундый мавыктыргыч тамашаның чираттагысы Монолит микрорайонында уздырылды. 

Чыршы янына олысы-кечесе җыелган иде бу көнне. Балалар Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән төрле уеннар уйнап, җырлап, чыршы тирәли әйләнеп, күңел ачтылар. 

- Балаларга гына түгел, безгә – өлкәннәргә дә чираттагы тапкыр бәйрәм рухы бүләк иткән Яшьләр үзәге хезмәткәрләренә бик рәхмәтлебез. Мондый чаралар балаларга бер-берсе белән танышып-дуслашыр, аралашыр өчен менә дигән мөмкинлек, - ди 4 нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова. 

Нурия Касыйм кызы балаларга бүләкләр дә әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев