Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай балалары татар моңын яшәтә

Балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегендә укучылар чыгышын караганнан соң, кулыма каләм алырга булдым. Аларның милли көйләребезне күңел биреп, моңлы итеп башкаруларын ишетеп, халык уен коралларында оста итеп уйнауларын күреп, бик шатландым һәм горурландым. Татар моңының бөтен нечкәлекләрен тоеп, киләчәк буынга да җиткерә алырга сәләтле яшьләребез үсә ләбаса! Халык...

Балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегендә укучылар чыгышын караганнан соң, кулыма каләм алырга булдым. Аларның милли көйләребезне күңел биреп, моңлы итеп башкаруларын ишетеп, халык уен коралларында оста итеп уйнауларын күреп, бик шатландым һәм горурландым. Татар моңының бөтен нечкәлекләрен тоеп, киләчәк буынга да җиткерә алырга сәләтле яшьләребез үсә ләбаса!

Халык уен кораллары бүлеге укучылары төрле республика ярышларында җиңеп, районыбыз данын яклыйлар. Мәскәү, Санк- Петербург, Сочи шәһәрләрендә узган халыкара фестиваль- конкурсларда катнашып, Югославия, Италия, Франциядә милли көйләребезне яңгыратып, татар милләтен таныталар.

Татар теленә, аның гореф-гадәтләренә, туган җиргә көй аша мәхәббәт тәрбияләүче балалар сәнгать мәктәбе коллективына киләчәктә дә алган юлларыннан тайпылмыйча хезмәт итүләрен, иҗади уңышлар телим.

Гөлзирә Мөхаҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев