Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мәндәй Сабантуенда авыл тарихына багышланган китап тәкъдир ителде

Мәндәй авылы Сабантуе быел авыл халкы күңелендә зур вакыйга белән истә калыр.

Бәйрәмгә һәр елны сагынышып төрле төбәкләрдән авылдашлар кайта. Ямьле Мәллә буенда әрәмә аланында туганнарны, дусларны, сыйныфташларны очраштыра ул Сабантуй.

«Хәмит Мөстәкыймов» исемендәге хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Шәфыйгуллин һәм Чубар Абдул авылы җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов бәйрәм белән тәбрикләп, алдынгы механизаторларга, терлекчеләргә, юбилярларга бүләкләр тапшырдылар.

Күптән хыялланган һәм көтеп алган авыл тарихына багышланган «Ялан таулар ягы Мәндәй» китабы да юкка гына Сабантуй көнне тәкъдир ителмәде. Китап чыгаруда хезмәт куючылар – элекке район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, язучы-тарихчы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Гарипов, Татарстанның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары хезмәткәре, язучы Резеда Шәрипова, китапның дизайнеры һәм версткалаучы Җәмилә Бәйрәмовага Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм, әлбәттә, җыр-моңга, милли уеннарга да бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев