Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мәнәвез күңелле бәйрәм итте

Көз хозурыннан файдаланып Мәнәвез авылының активистлары бик матур бәйрәм оештырды.

«Көзге муллык» дип аталган әлеге чара Мәнәвез  авылы мәдәният йорты каршында узды. Авылның уңган-булган хуҗабикәләре үзләренең бакчаларында үскән уңыш күргәзмәләрен оештырып, мул тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

Мәнәвез мәдәният йорты алды җыр-биюләрдән, халыкның бер-берләре белән аралашуыннан гөрләп торды. Авылда чәй өстәлсез бер генә бәйрәм дә узмый, әле дә барысы бергә табын артында сыйландылар.


Бу искиткеч матур бәйрәм быелгы уңышның муллыгын раслап тора. Тырышкан табар,ташка кадак кагар, дигән мәкаль Мәнәвез халкына бик тә туры килә. Хөрмәтле авылым халкы, киләчәктә дә бүгенгедәй мул уңышларга ирешеп, биеп, җырлап, дус булып яшәргә язсын,- дигән теләкләрне җиткерде безгә Гөлназ Исламова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев