Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Кире беткән карт

Бу шигырне Әлмәттә яшәүче Нәфис Шәймәрданов татарчага тәрҗемә иткән.

Бер карт гомеренең соңгы көннәрен Австралиянең бер кечкенә генә шәһәрендә картлар йортында үткәрә. Ул үлгәч, бөтен кеше аны, дөньяда бернинди эз калдырмаган карт дип уйлый. Әмма шәфкать туташлары аның төеннәрен актарганда, кызыклы шигырьгә тап булалар. Бу шигырь картлар йортында эшләүчеләрне үзенең тирән мәгънәсе һәм эчтәлеге белән таң калдыра. Бер шәфкать туташы шигырьнең күчерелмәсен Австралиянең Мельбурн шәһәренә алып китә. Аны газеталарда, журналларда, хәтта психология китапларында бастыра башлыйлар.

 

    Кире беткән карт

Кемне күрэсең син, туташ, кемне син күрәсең,

Мина караш салганда ниләр син уйлыйсың?

Акылга сай картлач, җитмәсә кире дә,

Нинди тормыш соң бу, бернигә кирәкмәс?

 

Ашыймын, эчәмен,берни дә дәшмимен,

«Әйдә карт, тырыш»- дип үз эшең эшлисең.

Син, бәлки, улыйсың, мин берни дә күрмим дип,

Я оекбаш югалтам, я туфли эзлим мин.

 

Мин һәрчак буйсынам син нәрсә әйтсәң дә,

Юынам, ашыймын озын көн үткәндә.

Шуны син күрәсең? Шуны син уйлыйсың?

Күзләрең ач, туташ, син мине белмисең!

 

Мин сина сөйләрмен, кем синең каршыңда,

Кем ашый син әйткәч, буйсына барысына.

Мин малай ун яшьлек, әтием, әнием,

Абыем һәм апам - барчасы янымда.

 

Мина тик уналты – канатлар аякта,

Хыялым – иртәгә мәхәббәт табуда.

Мин кияү – тиздән бит миңа егерме,

Йөрәгем күкрәктән чыгардыр шикелле.

 

Егерме биштә мин бала үстерәм,

Уйнатам, йоклатам, ашатам, эчертәм.

Утыз да тулган бит, балалар үскәндә

Без бергә бәйләнгән гомерләр кичкәндә.

 

Кырыкка да җиттек, киттеләр улларым,

Ләкин бар сөйгәнем, матурым, уңганым.

Иллегә җиткәндә янәдән бәбиләр -

Улымның улары яшәргә әйдиләр.

 

Күкләрне кинәттән болытлар каплады,

Хатыным вафат бит, киләчәк караңгы,

Яшәвем балалар, оныклар хакына,

Уйлаган уйларым үткәннәр турында.

 

Хәзер мин карт инде, ачы шул хакыйкәт,

Акыл да саега, кулда юк көч-кодрәт.

Жыерчык күбәя, авырулар көчәя,

Ярсыган йөрәк тә бер ташка әйләнә.

 

Тик шушы карт тәндә, яшь егет бит яши,

Бүген дә шушы уй, йөрәкне телгәли.

Хәтерлим шатлыкны, онытмыйм кайгыны,

Мин яшим һәм сөям яңадан тормышны!

 

Үткән ич гомерләр, ник соң әз, ник соң тиз?

Килмәгән бу җиргә мәңгегә һәммәбез?

Ачыгыз күзегезне, кешеләр, яраббым,

Кире беткән карт тугел,

Карагыз…бу бит … МИН!!

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев