Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Хокук сагындагы шагыйрь - ФОТО

Ямьле Ык буенда урнашкан Азнакай районы Тымытык авылы күренекле шәхесләргә бик бай.

Татарстан Республикасының Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле булып эшләгән Мириханов Назыйф Мөҗәһидән улы; авылыбызда яңа мәктәп бинасы, мәчет манарасы төзеткән, күп еллар “Елховнефть” идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Ногайбәков Ардинат Галиразый улы; Әлмәттә табиб булып эшләүче Ногайбәков Айрат Галиразый улы, Мәскәүдә санитария табибы булып эшләгән Сәлим Абдуллаев, Татарстан Республикасының Югары Суды коллегиясе рәисе булып эшләгән Галим Абдуллаев; татар милләте азатлыгы өчен бөтен җаннары-тәннәре белән тырышып йөрүче, Изге Болгар җирендә күп мәртәбә балалар өчен истәлекле форумнар оештырган бертуган эшмәкәр Рәфис һәм Нәфис Кашаповлар; “Чаян”журналының баш мөхәррире булып эшләгән Рәшит Карип улы Зәкиев авылыбызның горурлыгы булып торалар.

Ә апрель аенда район мәктәпләре китапханәчеләре катнашында без авылыбыздан чыккан тагын бер күренекле шәхес - хокук сагындагы шагыйрь Рәфәт Шәйдуллин белән очрашу кичәсе уздырдык. Кичәдә шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү уздырдык, укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр.

35 елдан артык Түбән Кама шәһәрендә адвокат һәм судья булып эшләгән, 2007 нче елда дөнья күргән «Булмас димә…», дигән шигырьләр, жырлар, мәсәлләр жыентыгы, аннан соңгы елларда иҗат ителгән “ Мәсәлләрем – дусларым”, “Робагыйлар”, “Мәрҗәннәр һәм җәүһәрләр”, “Мәсәлләрем – әсәрләрем” китапларының авторы Рәфәт Шәйдуллин 1940 елның 6 апрелендә Азнакай районы Тымытык авылында туа. Шунда балачагы, үсмер еллары уза, урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.

Данлыклы факультетның “горур” талибы булганчы, ул Лаеш шулпасын шактый чөмерә. 1959 нчы елда Бөгелмәдә нефтьче һөнәрен үзләштерә һәм Куйбышев өлкәсенә эшкә җибәрелә. Ике елдан Германия Демократик Республикасына хәрби хезмәткә алына. ГДР да ул визит белән килгән КПСС Үзәк Комитетының Беренче секретаре Никита Сергеевич Хрущёв белән очраша, легендар командующий , Советлар Союзы маршалы ике тапкыр Советлар Союзы Герое В. И. Чуйков белән дә очрашу бәхетенә ирешә. Армия командующие генерал-лейтенант Шурупов кулыннан Мактау грамотасы ала.

Алман иленнән туган ягына сагынып кайткан егет Азнакайда янә нефтьче хезмәтенә керешә.

Нефть чыгару мактаулы һөнәр һөнәрен, тик аңа белемгә омтылыш ирек бирми. 26 яшьлек Рәфәт Шәйдуллин Казанга юл тота. Ниһаять, санаулы студент еллары да артта кала – ул 1971 елда юрист дипломы белән Түбән Кама шәһәренә эшкә юнәлә һәм 35 елдан артык шунда хокук сакчысы – адвокат һәм судья булып эшли.

Әгәр дә аның 6 нчы класстан бирле шөгыльләнә торган тагын бер мавыгуы булмаса, Рәфәт ага турындагы сүзләргә бәлки нокта куярга да мөмкин булыр иде. Ләкин нокта куя алмыйбыз шул...

Әйе, әйе, ул 6 нчы класстан бирле шигырьләр яза. Баштарак үзе өчен генә яза. Ләкин безне капчыкта яткыруы кыен: тора-бара кайбер әсәрләре дөньяга да чыга.

Шигырь, мәсәл яза-яза,

Күпме вакыт үтелгән.

Усал теллелегем өчен

Сездән гафу үтенәм, -

ди ул “Искәрмә” дигән шигырендә.

Чынлап та, Р. Шәйдуллин иҗатында сөю һәм табигать лирикасы белән янәшә шактый гына усал шигырьләр дә очрый. Шуңа күрә ул язган мәсәлләрнең үткен телле “Чаян” журналы битләрендә урын алуы гаҗәп түгел. Бәлки аның иҗатына төп һөнәренең дә йогынтысы тиядер.

Төп һөнәрем минем шушы

Көчсезләрне яклаучы,

Гөнаһсызны зур бәладән –

Гаепләүдән аклаучы»

                                                           (“Үзем турында”)

Ә дөньяда хак сүзгә өметләнүче, яклауга мохтаҗлар никадәр! Адвокат Рәфәт Шәйдуллинның да халкыбыз, аның теле, язмышы турында уйлап, күңелендә никадәрле назлы хисләр уянган, әрнүдән җил-давыл, зилзилә купкан!

Булмас димә, җаным, булмас димә,

Кара булгач - була агы да.

Йөрәккәем хисләр белән тулып,

Күңелемнән җырлар агыла.

                                                              (“Булмас димә”)

Ярый әле туганмын мин

Татарның бер улы булып,

Гомер буе шигырь язам

Йөрим шигырь колы булып.

                                                            (“Үтенеч”)

Түбән Кама шәһәрендәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең даими әгъзасы да ул. 2000 елның гыйнварыннан 2003 елның мартына кадәр берләшмәнең җитәкчесе дә булып тора. Аның шигырьләре «Чулман акчарлаклары» күмәк жыентыгында, «Туган як әдәбияты» дәреслегендә басылган. Шулай ук «Идел» журналында, «Ватаным Татарстан», «Туган як» газеталарында да шигырьләре даими басылып килә .

Адвокат һәм шагыйрь... Бүгенге дөнья, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, адвокат күзлегеннән караганда, нинди хисләр аша шигырь юллары булып тезелә икән?!

2007 нче елда якташ шагыйребез Нур Әхмәдиев фатихасы белән дөнья күргән «Булмас димә…» дигән шигырьләр җыентыгына күзәтү үткәрик әле...

Менә аның «Милләтемә» шигыре:

И милләтем!

Эчем яна минем шуны күреп:

Үзеңне һич яклый алмыйсың,

Минем күңелемә горур милләт

Булып үзең кереп калмыйсың.

 

Тәңребезнең каршысына баскач

Ни әйтермен җавап иттереп,

Татар, сине чын мөселман итеп

Китералмадым аңга житкереп.

 

Исемең генә тугел, рухыңны да

«Өлкән абый» ала кулына,

«Федя», «Ваня», «Костя», диеп

Исем кушасың бит улыңа.

 

Үзеңне һич үгет-нәсихәт белән

Кайтаралмам кебек юлыңа,

Мин дөресен әйттем, үпкәләмә,

Берүк рәнҗи күрмә улыңа.

Бу шигырьдә автор татар милләтеннән булган кешенең чын мөселман булып җитә алмавына борчыла, татар рухына башкалар хуҗа булганына үрсәләнә. Ә безнең мәктәптә әле татар җанлы, татар рухлы егетләр барлыгын дәлилләп , 5 нче сыйныф укучысы Хәмзин Мөхәммәт “Мин бит татар малае” дигән җырны башкарды.

«Акча белән әңгәмә» шигыренә күз салыйк әле.

«Аның күзе юк»,- дип синнән

Көлмәкчеләр, акча дус,

Син керсен дип, кесәсе авызын

Ике куллап ача рус.

 

Беләм: күрер күзең булмаса да

Кесәдән чыгу җаен табасың,

Шәраб шешәсенә килеп кереп

Аннан бәллүрләргә тамасың.

 

Синен өчен хәтта түрәләр дә

Җинаятьләр ясый отылып,

Тиз баерга теләп, эшмәкәрләр

Төрмәләрдә ята тотылып.

 

Синең белән дус җинаятьченең

Киң кесәсе генә чыдасын,

Күзең күрмәсә дә, янына кереп

Зинданыннан алып чыгасың.

 

Шулай булгач, йә бер жинаятьче,

Йә бер коткаручы син үзең,

«Күзең юк»,- дип дөрес әйтмиләр:

Бар ич, акча, бар икән күзең.

 

Бу шигырендә автор акча турында фәлсәфи фикерләр әйткән. Адвокат күзлегеннән чыгып, акчаның жинаятьләр эшләтергә дә, эшмәкәрләрне баетырга да, төрмәләрә кертергә һәм зинданнардан чыгарырга да көче бар икәнен раслаган. Халыкта әйтелә торган «Акчаның күзе юк» дигән гыйбарәгә каршы килеп, акчаның да күзе барлыгын дәлилләгән.

Ә «Мәчет ачылу бәйрәме» шигырендә автор беткән динебезнең кире кайтуына сөенә, авыл халкын дин юлыннан барырга үгетли, иманга чакыра.

9 нчы сыйныф укучысы Мортазин Айзатның 6 нчы сыйныфта чакта Түбән Кама шәһәрендә ел саен уздырыла торган “Туган телем – серле тел” конкурсы өчен шушы шигырьгә төшерелгән видеоязмасын карап үттек.

Шатланып агылды халык

Туган йортка авылга

Дөнья мәшәкатен ташлап,

Иркен сулыш алырга.

 

Күпләргә туры килде ич

Туган җирдән качарга,

Хәзер авылына кайтты

Изге мәчет ачарга.

 

Туган авыл уртасында

Мәчет - манара туды

Кабат иманына кайткан

Мөселман белән тулды.

 

Биек манарага менеп

Азан әйтте мөәззин:

«Бозыклыктан алып чыгар

Азат итәр безне дин».

 

Изге мәчет бинасында

Дога кылды хәзрәт:

«Тыныч яшә туган авыл,

Килмәсен ачы хәсрәт.

 

Авыл халкы! Тайпылышсыз

Дин юлыннан барсаңчы,

Сират күперләрен кичеп

Жәннәтләрдә калсаңчы».

 

 

Байлык» шигырендә автор байлыкның еш кына кешеләрне дошманлаштыруга китереп җиткерүенә ишарә ясый.

 

Иртә таңда кинәт калкып

Килеп чыкса бер мәсьәлә,

Аны тиз генә чишәм дип

Була күрмә син мәсхәрә.

 

Кочаклап булмас нәрсәне

Кочарга да маташма син,

Тирәңдә Жир әйләнә дип

Уйлама, йә саташма син.

 

Кулга биш төр сәгать тагып

Биш гомерне үтеп булмый,

Тормыш шулай: берәүнең дә

Бу дөньяда күле тулмый.

 

Пулатыңны байлык белән

Тутырырга маташма һич,

Дөнья белән саубуллашкач -

Җиргә бары ашлама ич.

 

Синең жыйган бар байлыгың

Үлгәч балаларың бүлешер,

Бер-беренә дошманлашып

Суд булмәсендә күрешер.

 

«Дусның дусты сиңа кем?» дигән шигырендә автор ялагай, җаһил кешеләргә нәфрәтләнүе, канында гел гаделлек агуы, кара көнче һәм хөсет кешеләрне күралмавы турында яза.

Тукай әйткән кебек үземнең дә әнә

Эттән күбәйде ич дошманым.

Каләмдәшем сүзен тотып, «дусның»

Арка – биленнән һич кочмадым.

 

Ялагай һәм җаһилләргә нәфрәтләнеп,

Гел гаделлек акты канымда,

Хәтта минем буйдан көнләшүче булды,

Сатлык җаннар барды янымда.

 

Кара көнче һәм хөсетлекнең мин

Үзен күреп алам да ерактан.

Сүз тапмасам, учны йомарлыйм да

Сугып егам аны аяктан.

 

Дошманыңны - дустан, дусны дустан

Аера белү бик тә зур бәхет.

Ә үзем мин гел икенче якка карыйм

Якынлашса берәр бәдбәхет.

 

Ә «Яшәдем менә шулай» дигән шигырендә автор үзе турында көчсезләрнең яклаучысы булуы, гаделлекне , үз халкын сөюе хакында язган.

 

Көнчеләрнең борынына чиерткәләдем

Иснәнмәсен ярык-тишектән.

Исәнләшеп кенә, исән-саулык әйтеп

Килеп керсен ачык ишектән.

 

Кул йомарлап көнче борынына әле

Сугып алдым кирәк чагында.

Өстенлегем минем кулда гына түгел –

Шигырьләрдә күбрәк чагыла.

 

Көчсезләрнең яклаучысы булдым

Куркып тормадым , юк, шаккатып.

Бер кисәтеп алып, көчлеләрнең

Яңагына суктым шартлатып.

 

Белмим үзем никтер өтәләнеп

Гаделлекне сөрдем киерелеп,

Янаулардан һич тә курыкмыйча

Үз халкымны сөйдем бирелеп.

 

Җыйнап шуны әйтәсем килә: тел, дин, милләт мәсьәләләрен дә , әхлак, иман мәсьәләләрен дә үз йөрәге аша үткәреп яза якташ шагыйребез Рәфәт Шәйдуллин. Аның иҗаты белән танышканнан соң шуңа төшенәсең: җәмгыятебездәге көн таләбенә туры килердәй мәсьәләләрне нәкъ менә хокук сагында торучы адвокат күзлегеннән карап иҗат итә икән ул үзенең шигырьләрен.

Татар әдәбиятында мәсәл жанры аксаганын күреп, ул 2010 нчы елда “Мәсәлләрем- дусларым”, 2017 нче елда “Мәсәлләрем –әсәрләрем” дигән җыентыклар чыгара. “Мәсәлләремнең кайберләре – үрнәк, кайберләре – гыйбрәт рәвешендә Синең күңелеңә керә алса, мин – бәхетле!” – ди автор китапка язган кереш мәкаләсендә.

“Көчсезләрне яклаучы” дигән шигырендә шагыйрь тормышта 1 генә көнен дә юкка – заяга уздырмавы белән горурлана.

Мин фикерләремне әйтәм

Шигырь юллары белән.

Шигъри мәктәп күрмәсәм дә,

Рифма юлларын беләм.

 

Ялганны, мәкерне сөймим,

Алдамыймын беркемне.

Тормышта юкка – заяга

Уздырмадым бер көнне.

 

Бер хөсетле әйтте шулай:

Җинаятьчене яклыйсың”.

Дидем: ”Дөреслек йә хаклык

Нигә юлда ятмый соң?”

 

Әйттем аңа:

“Җинаятьчене якламыйм,

Аның хокукын гына,

Гаепсез ышандыра алмый

Гаебе юклыгына.

 

Акны кара дип әйтмимен,

Кара булып акмыймын.

Акны карага мансалар да

Аны барыбер ак димен.

Рәфәт абый күп кенә шигырьләрендә туган авылы Тымытыкны, ямьле Ык буйларын сагынуы, туган ягы белән горурлануы турында яза.

Үткәннәрне искә алмый

Хәзергене аңлап булмый,

Бүгенгесен алга куймый

Иртәгәгә атлап булмый.

Шуңа да мин искә алам

Һәрвакытта яшь чагымны,

Шигыремдә сөям- мактыйм

Туган авыл, үз ягымны.

Мин җәй авылыма кайтып

Бер ял итеп алам әле,

Ярдан-ярга тар көймәдә

Елга буйлап агам эле.

Балыкларга җимнәремне

Су төбенә салам әле,

Бер җәенне мыегыннан

Тотып кына алам әле.

Балачактай су чәчрәтеп

Йөрим әле Ыгым буйлап,

Ничек үзем нәни чакта

Балык тоттым ике куллап.

Ничек суда узыша-узыша

Йөзеп чыга идек Ыкны

Тауга менеп күзәтүләр өстән

Туган авыл – Тымытыкны.

Тау башыннан карый идек

Авылымның күле күпме,

Җаннарыма якын ич бик

Төнбоеклы “Юкә күле”.

Ык буенда күп балыклы

Күл бар – исеме “Чырмыш”,

Туган якны язып-мактап

Үтеп бара инде тормыш

“Хокук сагындагы шагыйрь белән очрашу кичәсе мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Сабирова Резидә Равиль кызы тарафыннан башкарылган “Бәхет телим”, “Авылым хәтирәсе” кебек матур җырлар белән баетылды.

Укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде. Башлангыч сыйныф укучылары юмор белән баетылган шигырьләрен, шулай ук районыбыз горурлыгы булган Чатыртауга багышлап якташ шагыйребез Марсель Галиев иҗат иткән шигырьне, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, районыбызның “Маяк” газетасы редакциясе уздыра торган шигырь укучылар конкурсы өчен әзерләнгән шигырьләрне сөйләделәр. Компьютерда утырырга яратучы замана әбиләре турындагы “XXI гасыр”, “Зәңгәр күлмәк” җыры, музыка мәктәбе баянчылары һәм кашыкчылары ансамбле чыгышы кичәне музыкаль яктан баетты.

Соңыннан шагыйрь үзе сүз алды. Адвокат-шагыйрь буларак, үз иҗат стиле турында сөйләде. Гаделлек сагында торучы кеше буларак, шигырьләрен дә шул юнәлештә иҗат итүе турында әйтте.

Шагыйрьнең тормыш иптәше, районыбызның Үчәлле авылында туып, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә балалар табибы булып эшләүче

Миңсылу апа Рәфәт абыйның шигырьләрендәге үзенчәлекле якларны ассызыклады, аның белән матур тормыш юлы үтүләре турында горурланып сөйләде.

Кичәдә шулай ук шагыйрьнең гаилә дуслары Нургаяз абый белән Минзилә апа да катнашты. Бер авылда туып үскән дуслар буларак, алар бала вакытларындагы хатирәләрен яңарттылар.

Шагыйрь белән очрашу кичәсенә элеккеге мәктәп директорлары да кунак булып килгән иде. 92 яшьлек Миңлегалиев Миңлегәрәй абый балаларга, кәрәзле телефоннар белән генә чикләнмичә, газета-журналлар, китаплар укырга киңәш бирде. Аннан соң эшләгән мәктәп директоры Фазлыев Индус Зәбир улы үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды.

Күрше Үчәлле авылыннан кунакка килгән кардәше Резидә ханымны Рәфәт абый: “Минем шигырьләремә иң дөрес бәя бирүче”, - дип бәяләде.

Кичә шагыйрьгә багышлап иҗат ителгән “Гөрләтеп яшә!” җыры белән тәмамланды.

Үтә айлар , үтә еллар,

Тик зая үтми.

Максат куеп яшәгәндә,

Көч –дәрман бетми.

Иҗат итеп яшәгәндә,

Көч- дәрман бетми .

 

Тугансың икән дөньяга,

Гөрләтеп яшә.

Шул ватытта бәхетең дэ

Атлар янәшә.

 

Пыскып яшәсәң, гомер дә

Күңелсез үтә.

Караңгы төн үткәнне дә

Якты көн көтә.

 

Һәр туган таңга сөенеп ,

Яшәргә язсын.

Игелекле эшләреңнән

Якты эз калсын!

Сезнең язган шигырьләрдән

Якты эз калсын!

Әйе, Рәфәт абыйның адвокат буларак кылган игелекле эшләреннән, язган шигырьләреннән, һичшиксез, якты эз калачак әле. 79 яшендә булса да, ул әле яшьләрчә көр күңелле. Илһамланып яши, илһамланып иҗат итә. Аңа ныклы сәламәтлек, тормыш иптәше Миңсылу апа белән хәерле тигез гомер, иҗади уңышлар гына телисе кала.

Халидә Нургалиева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев