Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Казанда «Шагыйрь һәм музыка» фестиваль лауреатлары концерт куйды

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» I һәм II музыкаль-шигъри фестиваль лауреатларын бүләкләү концерты булды.

«Традиция буенча 25 августта җәлилчеләрне искә алу көнендә әлеге концертны Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышлыйбыз. Быел «Шагыйрь һәм музыка» фестивале икенче тапкыр үткәрелде, шуңа күрә лауреатларның да саны артты. Иганәчеләргә рәхмәт. Казан һәм Мәскәүдән тыш, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт, Чаллыда да булдык. Киләчәктә фестиваль Россиянең башка төбәкләрендә дә үткәрелер дигән өмет бар», – диде Муса Җәлилнең оныгы, фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Аркадий Островский исемендәге балалар музыка мәктәбенең фортепиано укытучысы Татьяна Малышева-Җәлил.

Аның әйтүенчә, фестиваль лауреатларының кайберсе Мәскәү дәүләт консерваториясенә, Үзәк музыка мәктәбе – башкару сәнгате академиясенә уңышлы укырга кергәннәр. «Әлеге фестивальдә бик талантлы балалар лауреат исемен алган, күрәсең. Аларга киләчәктә дә ярдәм итәргә тырышачакбыз», – диде ул.

Концертта Казан, Мәскәү, Чаллы, Зәй һәм Түбән Камадан лауреатлар катнашты. Кунаклар арасында Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлил, Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева һ.б. бар иде. Лауреатлар Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре иҗат иткән, аларга багышлап язылган шигырьләрне рус һәм татар телләрендә укыды, шулай ук Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Рамил Курамшин, Николай Римский-Корсаков, Сергей Рахманинов, Фридерик Шопен һ.б. әсәрләрен төрле музыка уен коралларында башкардылар. Кичәдә чыгыш ясаган лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Фестиваль лауреаты, КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Ризәлә Гыйләҗевага үзен сынап карарга укытучысы, КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова тәкъдим иткән.

«Муса Җәлилнең «Була кайчак» әсәре дә нәкъ менә җитәкчем сайлавы иде. Холкым, шигырь сөйләү үзенчәлекләремне яхшы белүенә күрә, мин аңа тулысынча ышандым һәм сәхнәдә әлеге шигырь белән чыгыш ясадым. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында чыгыш ясау мизгелләре, фестивальдә лауреат булуым, һичшиксез, шатлык һәм горурлык хисләре уятты. Татьяна ханымнан да мактау сүзләре ишетеп, аның киләсе фестивальгә чакыруы канатландырды. Тирән һәм олы рәхмәт сүзләремне оештыручыларга һәм миңа ышаныч белдергән җитәкчем Нурфия Марс кызына белдерәм», – диде «Татар-информ»га Ризәлә Гыйләҗева.

«Шагыйрь һәм музыка» Халыкара музыкаль-шигъри фестивальнең максаты – татар шагыйре Муса Җәлил мирасын балалар һәм яшьләр арасында таныту. Фестиваль кысаларында төрле музыка уен коралларында уйный белгән һәм шигырьләрне сәнгатьле сөйли алган сәләтле балаларга, яшьләргә Татарстанның һәм Мәскәүнең концерт мәйданчыкларында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев