Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Иске Азнакай халкы бәйрәм итте

Борынгы әби-бабаларыбыз бирегә килеп төпләнгән, шәһәребез биредән үсеш алган.

Иске дип аталса да, Азнакайның ул ягы көннән-көн яңара, матур йортлар калка, юллар рәтләнә.

Әле менә элекке 1 нче мәктәпне дә капиталь ремонтлап, сәламәтлеге чикле балалар мәктәбе итеп ачтылар. Урам бәйрәмен үткәрүгә дә алар зур өлешләрен керттеләр.

Яңгыр яву сәбәпле, чара мәктәп бинасының ашханә залында узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен юллады, җирлегебездә башкарылган эшләр белән таныштырды. 11 һәм 5 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Владимир Кротов һәм Рәмилә Әхмәтова белән берлектә ул микрорайонның мактаулы хезмәт ветераннарына “Азнакай районына 90 ел” юбилей медале, юбилярларга, активистларга, яңа туган сабый гаиләсенә бүләкләр тапшырды.

Мул табын артында халык Мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгышын тыңлап хозурланып, үзара фикерләшеп, сөйләшеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев