Ирекле кызлары гәлүшләрен төсле ташлар белән бизәгән
МӘДӘНИЯТ

Ирекле кызлары гәлүшләрен төсле ташлар белән бизәгән

Сезнең төсле ташлар белән бизәлгән гәлүшләр күргәнегез бармы?

Илбәк авылы мәдәният йортында “Милли бизәкләр” дигән мастер-класс уздырганнар. Хатын-кызлар һич тә аптырап тормаганнар, ишек алдында бик дә “ходовой” булган резин гәлүшләрен бизәгәннәр.

“Без һәрчак матур булырга тиеш”, – дип ярым шаярту белән башлады сүзен мәдәният йорты директоры Роза Галимҗанова. – Чынлыкта исә, авыл үзешчәннәре сморт-конкурсына барыбызныкы да бертөсле булсын дип сәхнә аяк киеме ясадык. Безгә бу идеяны Ирекледә яшәүче Далия апа Закирова бирде. Ул гәлүшен Сабантуйга шулай бизәгән булган”.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев