Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Илһам Шакиров кемгә йодрык күрсәткән?

Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров бүген юл уңаеннан гына Татар дәүләт филармониясе хезмәткәрләренең хәлен белеп чыккан. "Илһам абыйның машинасы килеп туктауга, барыбыз да урамга чыктык. Чиратлашып Илһам абый белән фотога төштек", - диде "Интертат.ру" электрон газетасы хәбәрчесенә филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова. Иң беренче булып Илһам абый белән...

Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров бүген юл уңаеннан гына Татар дәүләт филармониясе хезмәткәрләренең хәлен белеп чыккан.

"Илһам абыйның машинасы килеп туктауга, барыбыз да урамга чыктык. Чиратлашып Илһам абый белән фотога төштек", - диде "Интертат.ру" электрон газетасы хәбәрчесенә филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова.

Иң беренче булып Илһам абый белән фотога Айдар Фәйзрахманов төшкән. "Хәлең ничек, Илһам абый?" - дигән сорауга олпат җырчы "Әйбәт әле, Фәйзрахман" дип җавап кайтарган.

"Фәйзрахман"нан соң Илһам Шакиров белән фотога филармония директоры Кадим Нуруллин, музей һәм китапханә мөдире Алсу Хәкимова һәм матбугат секретаре Зимфира Гыльметдинова да төшкән.

Машина ишеге һаман ачык булгангамы, Илһам абый өшеп киткән, күрәсең. "Ишекне ябыгыз инде, суык керә бит", - дип, җырчы хезмәттәшләре белән саубуллашкан.

Фотолар арасында Илһам абыйның йодрык тотып төшкәне дә бар. Бу йодрык кемгә юнәлгән? - дигән сорауга Зимфира Гыйльметдинова, көлеп: "Йодрыкны ул шаяртып кына күрсәтте, Илһам абый шаярта бит инде ул", - диде.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев