Бу көннәрдә районыбыз җирлекләрендә балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре уза. Яңа Юл бистәсенә дә Кыш бабай килде.
Күп функцияле үзәк мәйданында балалар җырлап, биеп, төрле уеннарда көч сынашып, күңел ачтылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов, территориаль иҗтимагый үзәк рәисе Риф Самаров бистә халкын Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Мәдәният йорты артистлары җырлары белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр.
Нет комментариев