Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Фәйрүзә Исмәгыйлова: “...Йөртәбездер без үзебездә мәңгелекнең тирән моңын”

Әйтер сүзем бар

Минем hәр очракка туры килә торган шигырем бар:

Үземнең йөрәктән алып

Синең йөрәгеңә кадәр

Сузыймчы әле кыллар.

Синең йөрәгең типкәндә,

Минем йөрәгем типкәндә

Тартылып куяр кыл да.

Тик син генә ишетерлек,

Тик мин генә ишетерлек

Моңлы көй чыгар, тыңла!

Зинhар өчен, тыңлагыз әле йөрәкләрнең аңлашуын...

 

Университетта журфакта безне Станислав Антонов укытты. “Даже в самом плохом человеке нужно найти чего-нибудь хорошего”, – дия иде. Тора-бара бу сүзләр тормыш девизыма әверелде. Минем группадашым, дустым, журналист, китаплар авторы Гөлзадә Бәйрәмованың сүзе истә: “Дустым, безгә язарга гына язган”, – дигән иде. Язмыштан узмыш юк, диләрме әле. Мин дә язгалап куям. Гәҗит өчен, дуслар өчен, үзем өчен...

 ШИГЪРИЯТ

Сукмагымны сиңа борды,

Җиңә алмам көзләрне.

“Кирәкми бүтән”, – дисәм дә,

Бусагаңа тезләндем.

Бер генә төнгә керт мине,

Әйтелмәгән сүз калган.

Җылы якка очар коштан

Каурыйлар ява җанга.

Синдәгедәй колач кирәк,

Юксындым ихлас җилең.

Борма иске дустыңны,

Каршыла, Шигырь Иле!

 

МИН – БЕР КҮЗӘНӘК

Карамалыга килгән ел. Наил эштән кайтты. “Ничек хәлләр?” – ди. “Әйбәт, тик бүген мин елап алдым”, – дим. “Нигә?” – ди. “Таракан күргәч, – дим. – Аларның тараканнары да икенче төрле, әллә нинди, чатлы койрыклы”, – дим. Еллар үткәч язам: мин Карамалыны яратам. hәрвакыт ачык йөзле апаларынәбиләрен яратам. Ерактан ук сәлам бирүче балаларын яратам. Чатлы койрыклы тараканнарын да яратам. Авылымның тәнендә бер кечкенә генә күзәнәк булып яшәвемә сөенәм.

АК ӘБИ

Беркөнне Фәрдәнә апа шалтырата: вакытың бармы, килеп кит әле, ди. Биш минуттан мин анда идем инде. Минем өчен бик кадерле ул, заманында намаз укырга өйрәткән иде. Баксаң, алдагы көнне 90 яшь тулу уңаеннан хакимияттән килгәннәр икән. Марсель Шәйдуллин шәхсән үзе котлаган. Фәрдәнә апа шатлыгын уртаклашырга чакырган, “Коръән” ашыннан соң калган тәм-том белән чәй эчтек. Җитәкчелекнең бу башлангычы мине күптән куандыра. Димәк, буыннар арасындагы чылбыр өзелә барган бу авыр чорда, олыларны хөрмәтләү тойгысы югарыдан ук куелган. Олыларның хәер-фатыйхасына сыенып яшәргә язсын безгә. Сүз дә юк, мондый чараларны өнәмәүчеләр дә бар. Тик күңелендә ихласлык төсмере сакланса, ул кеше бары тик хуплар гына.

ШИГЫРЬ ИЛЕ

Шигърият, без синең белән сабый чакта ук таныштык. Миңа алты яшь иде. Күрше әбисе үлеп киткән. Тетрәндерде мине бу вакыйга. Ә без әле үләбез дә мени? Ә нигә яшәп торабыз? Кичен өй буенда басып торам. Әкрен генә яңгыр сибәли. Яңгыр көенә мин шигырь язам. Укырга кермәгән идем әле, ә барыбер яздым. Күнелдән яздым. Шигырь Илем, Син хәтерлисеңме, безнең мәктәптә каләм тибрәндерүчеләр күп иде. Расиха, Резидә, Гөлзирәләрне? Классташым Резидә әйтә, укытучы сине безнең класска чакырып алды да, шигырь сөйләтте, ди. Мин үзем хәтерләмим. Мин лаек булмасам да, олпат язучылар белән таныштырдың мине. Зинhар өчен кичер мине, Шигырь Илем, мин сиңа игътибарсыз булдым. Язылган шигырьләрем мендәр астында йөри-йөриләр дә югалалар иде. Бәлки, шулай кирәк булгандыр. Галиҗанәп Шигырь, ай яктысында күзгә-күз карап сөйләшү рәхәт иде безгә.

Сирәк язам шигырьләрне:

Өзелгән чакта гына,

Алданган чакта гына,

Ялганган чакта гына.

Кулга каләм сирәк алынса да, Шигырь Иле белән бәйле язмышым мавыктыргыч, кызыклы, җанлы бер төсмер өстәгән тормышыма. Гомер көзенә җиткәндә, баласын кайгырткан Ата кебек, Син мине олы юлга чыгардың. Язмышыма рәхмәтле мин – бу Җанга тынычлык таптым кебек. Шигырь Илем, хәзер минем алда кәгазь түгел – намазлык. Намазлык миңа әкияттәге оча торган паласны хәтерләтә. Берчакны язганмын:

Күңел – янартау күк –

Ашкына ул – биеккә.

Тынычланмас бу

Җан Йолдызларга тиеп тә!

Шигырь Илем, Син мине Күкләрем белән дә ялгадың. Син мине яраттың, Шигырь илем! Мин үзем дә сиңа сыендым. Мин хәзер аңлыйм, Син, вакытлыча тукталыш булгансың. Күңел шигырьгә сыена ала, ә Җан – юк, ул бары Аллага сыена ала, Аның белән мөнәсәбәттән генә тынгылык таба.

КАРШЫЛЫК

Тормышта киртәләр булып тора. Шундый каршылыкның берсе – мине, укуны бетереп кайткач, “Маяк”ка эшкә алмадылар. Ә менә каршылыкны, беркемгә дә үпкәләмичә үтеп чыгалсаң, бик әйбәт күренеш. Тик мин үпкәләдем. Еллар үткәч кенә аңладым: бу маңгайга язылган язмыш булган икән. Миңа эчкерсез, самими, беркатлы сабыйлар белән эшләргә насыйп булган икән. Алар аша үземне аңларга кирәк булган икән. Шушы аңлагач, Ясир Фәрвазовичка шалтыраттым. Үпкәләп йөрүем өчен гафу үтендем. Дөньям яктырып китте. Очрашырга туры килсә, күңелем тагы да яктырып китә.

БЕРДӘНБЕР ГӨНАh

Кичерү,

Гафу сорау –

Берөзлексез эчәр суымдыр.

Кичерә алмавым өчен генә

Оҗмаhлардан ничә куылдым!

Бер урыннан

Бүтән җирләргә

Күчереп булмаган күк тауны –

Үз-үзеңне hәм кешеләрне

Гафу итүләр дә бик авыр.

Тик хәерлерәк, гасарат

Үз иңемә янә ишелмәү.

Чөнки бездә кылырдай

Иң зур hәм

Бердәнбер гөнаh –

Кичермәү!

«МАЯК» БЕЛӘН ГЕЛ ЯНӘШӘ

Мин гомер буе “Маяк”лар белән аралашып яшәдем. Балачакта да шулай – “Маяк” минем кадерле тукталышым иде. Хәзер бигрәк тә. Йомышым булмаса да, кереп чыгам. Мин я Резеда Шәрипова, яисә Лиза Нурда тукталам. Безнең очрашу шатлыгыннан туган тавышны ишетеп, янәшә булмәдә утырган Нәсимә Фазлыева пәйда була. Әле соңгы кергәндә, ишек турысыннан үткәндә, баш мөхәррир Фәрхәт Шәйхулов та: “Әллә “Гөлстан” җыелышы барамы?” – дип шаяртып китте. Хушлашып урамга чыкач та бу мизгелләрне эчтә генә калдырып булмый, күнелдә шигырь булып туа.

Бик кыска булса да күрешү,

Төштәге сыман, бик тиз генә –

Бар кыйммәтен, ямен, ләззәтен

Сыйдырган санаулы мизгелләр.

ОЛЫ КЕШЕНЕ КАНАТЛАНДЫРУ

Минем китап чыккач, туган авылым Чуар Абдулга Әнәс Исхаков килде. Кичәдән соң район башлыгы әтинең кулын кыскан. Әтием аз сүзле иде, шулай да әнигә ике-өч тапкыр кабатлаган: “Исхаков минем кулны кысты”, – дип. Менә хәзер бу юлларны язам hәм уйланам: димәк, җитәкче тарафыннан күрсәтелгән шәхси мөнәсәбәт олы кешене канатландыра икән.

ТОРМЫШНЫ ЯҢАДАН БАШЛАДЫМ

Миңа: “Мин синең шигырьләреңне аңламыйм”, – диючелр бар. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә аларны еллар үткәч кенә аңлыйм. Мин үз- үземне аңлар өчен язам. Тагын бер кызык әйбер. Минем шигырьләрдә берничә тапкыр “... кабат тууым белән бәхетле” дигән юллар бар. 2013 елда, хак, кабат тудым. Иртән тордым, тәhарәт алдым, намазга бастым, догаларны әйтеп булмый. Кулга каләм алдым, үземнең хәлне аңлатырга дип, яза да белмим. Күңелдә, ягъни телдә бары бер дога калган: “Лә илләhы иллә Аллаh”. Сөйләшә белмим, догалар онытылган, шуңа “Лә илләhы иллә иллаh” ны кабатладым да кабатладым. Өйдәгеләр әле йоклый, мин өч-дүрт сәгать буе кабатладым. Шулай рәхәт Аллаh хозурында, Аның белән бер-бер калган кебек булдым. Кабатлаган саен, җанның өрфия канатлары, гүя алар кош канатлары, җай гына, талгын гына җилфердиләр. Күңел яктылык белән тулды. Шушы халәттә гел каласы иде...Тик мин әле исән, шушы тәндә, үз өемдә, димәк, тормыш әле дәвам итә. Өч көннән соң, хәтергә калган догалар килә башлады. Бигрәк тә, сабый чакта әби ятлаткан догалар күңелгә сеңеп калган. Бераздан, төшкә алфавит керде. Кибеттән “Әлифба” алдык. Мин тормышны яңадан башладым. Иҗекләп укудан... Үзем зур кеше, өч бала анасы, ә күңел – бала сыман. Кешеләрне яратасы килә, кемгәдер сыенасы килә, күңелдәге хозурлык белән уртаклашасы килә. Яшәү белән үлем арасындагы халәтемне шигырь белән аңлатыйммы?

МИНЕМ ҮЛЕМ

Минем үлем –

Вальска чакырган егет күк

Күзләремә карап тезләнер.

Мин сузармын кулым –

Сизмәм дә

Соңгы сулышымны өзгәнен.

үзгә-күз төбәлгән көенчә

Иңләрбез

Күкләрнең hәр катын.

Күкләр аhәңенә кушылыр

Җиремдә яшәүнең зур хакы.

Тантаналы балл сәгатен

Галиҗәнәб Вакыт билгеләр.

Каршылармын Олуг бәйрәмне –

Мәгълум барча билгеләр.

Минем Үлем җанны кайтарыр:

Таныйсыңмы, йортың бу, дияр.

Бармак очларымнан хушлашып,

Нәзәкатьле итеп баш ияр.

Олуh бер җаваплылык тоеп,

Ачкан чакта Йортым ишеген

Минем Үлем миңа пышылдар:

“Фәрештәләр сине кичерер!”

Чиксез ирекнең чиксезлеге!

“Саумы, Йортым”, – дип кабатлармын.

Сөенечтән балкып талпыныр

Җанның өрфия канатлары!

“СИН БЕЗНЕҢ АРАДА БУЛЫРГА ТИЕШ”...

Тугызынчы класста укыганда, бер төркем язучылар килделәр. Соңгы көнне Аяз Гыйләҗев белән Ринат Мөхәммәдиев мине чакырып алдылар. Чәй табыны янында сөйләшеп утырдык, киңәшләрен бирделәр. Халык язучысы Аяз Гыйләҗев мине озата чыкты. Сөйләшә-сөйләшә Азнакайның беренче мәктәбенә үк кайтып җиткәнбез. Ә язучылар берлегенә кергәндә, Әлмәткә чакырттылар. Баскычка җиткәндә үк Аяз Гыйләҗев елмаеп, кул биреп күреште. Мин әйтәм: ”Аяз абый, мин берлеккә керерлек түгел бит, китабым да юк. Минем ирекле буласым килә, яза алсам, язам, язмасам – юк”. Ул мине аркадан сөйде дә: ”Без сине барыбер алабыз, син безнең арада булырга тиеш”, – диде.

ҖАВАП (Аяз Гыйләҗевкә)

Унынчыда чакта әйттегез:

“Бик катлаулы, якты күңелең.

Әллә нигә куркам синең өчен

Яшәү авыр сиңа, сеңелем”.

Бал да, май да булмас, анысы –

Кыен чагы була тормышның.

Тик сез әйткән нечкә җанны мин

Саклап калыйм диеп тырыштым.

Карасы бар, агы бар – гомер

Төрле хәлләр белән кисешә.

Күңел күгем ләкин аяз кала

Баш хәрефтән –

Сезнең исемчә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев