Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Чубар Абдулда шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алдылар

Чубар Абдул мәдәният йортында үзенең милләт, туган тел, авыл турында язылган ялкынлы шигырьләре белән халык күңеленә уелып калган Илдус Гыйләҗевның туган көне уңаеннан әдәби кичә узды.

Анда Мәндәй һәм Буралы авылы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Кичәдә Илдус Гыйләҗевның шигырьләре яңгырады, аның турында якты истәлекләр барланды.

“Азнакай кешеләре өчен Илдус абый – зур абруйлы зат. Биргән сүзен таш яуса да үти белүче, дуслык-туганлык кадерен югары йөртә белүче шәхес иде ул. Аңа хыянәт итү зур гөнаһ санала иде безнең төбәктә. Шуңа күрә, милләтнең күңелен яулаган шагыйрь буларак кына түгел, гап-гади кеше буларак та бәхетле иде ул”, – ди чараны оештыручы Чубар Абдул мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев