Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Чубар Абдул авылында халык җыены узды

Чубар-Абдул мәдәният йорты актлар залында авыл халкы өчен җыен узды.

Күркәм тардиция буенча, ул авыл үзешчәннәре концерты белән башланды. Алга таба җирлек башлыгы Нияз Фәтхетдинов агымдагы елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, алга куелган бурычлар белән таныштырды. 2022 елда юлларны төзекләндерү, урамнардагы яктырткычларга энергия саклаучы лампалар кую планлаштырылганын әйтеп узды. Шулай ук халык җыенында инфраструктура үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

Авыл фельдшеры Гөлнара Нуртдинова халыкны диспансеризация, флюорография кебек медицина тикшеренүләрен вакытында үтәргә чакырды.

Айназ Әхмәтшина, мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев