Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Чалпы авылы халкы бәйрәм итте

Чалпы мәдәният йорты каршында зурлап авыл бәйрәме уздырдылар.

Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасары Роза Галеева катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Альянус Мөхәммәтшин кыскача быел башкарылган эшләр хакында сөйләп узды, һәрдаим ярдәмнәре өчен район җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. Быел биредә республика һәм федераль программалар ярдәмендә күләмле төзекләндерү-төзү эшләре башкарылган.

Бәйрәм бүләксез булмый, юбилярларны тәбрикләп, Марсель Шәйдуллин аларга изге теләкләрен юллады.

Мәктәп укучылары мул ярминкә оештырганнар. Кул эшләре осталары күргәзмәсе дә бәйрәмнең бизәге булды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев