Азнакайның күренекле шәхесләре: Миргазиян Крымов
Миргазиян Галиулла улы Крымов 1891 елның 7 апрелендә Самара губерниясе Бөгелмә өязе (Татарстанның хәзерге Лениногорск районына керүче) Мөэмин Каратай авылында туган.
Аңа ике яшь чагында әтисе Крымов Галиулла Идиятулла улын Мәндәй авылына указлы мулла итеп җибәрәләр. Башлангыч белемне әтисендә мәдрәсәдә ала. 1905 елга кадәр әтисе гаиләсендә, 1905-1911 елларда Казанда яши. Октябрь инкыйлабына кадәр үк әле укытучылар семинариясендә (1907-1912) һәм Тифлиста прапорщиклар мәктәбендә (1916) укый. М.В.Фрунзе исемендәге академиянең төп курсын (1921-1924) һәм көнчыгыш (1924-1926), оператив (1932- 1933) факультетларын тәмамлый. Туган теленннән тыш, инглиз һәм төрек телләрен белә. 1926-1932 елларда РККА Разведка идарәсе карамагында: биш ел буена СССРның Төркиядәге сәяси вәкиллеге каршындагы атташеның аппарат хезмәткәре, 1931 елның мартыннан ноябренә кадәр Кызыл Байраклы Кавказ армиясе Разведка идарәсе башлыгы Минзакир Әпсәләмовның урынбасары. Шул айдан башлап, үз вазыйфасында калган көе, 1932 елның мартына кадәр идарә башлыгы йөген тартканнан соң гына башлык итеп тәгаенлиләр. 1933 елда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең оператив факультетын тәмамлауга, Татарстан АССР Үзәк Башкарма комитеты исемен йөртүче 1 нче Казан укчы дивизиясенең штаб башлыгы итеп билгеләнә. Ә инде 1935 елның 16 февралендә 19 нчы укчы корпусның штаб башлыгы ярдәмчесе итеп үрләтелә, әмма вазыйфасына керешеп өлгерми – М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең гомуми тактика кафедрасы җитәкчесе итеп раслана. 1938 елның 1 гыйнварында академия буенча чыккан Боерыкка ярашлы рәвештә «Гомуми тактика кафедрасы ассистенты» дигән фәнни дәрәҗә бирелә. Илдә репрессияләр башлангач, әлбәттә инде, үткер һәм сизгер НКВД хезмәткәрләре Миргазиян Крымовның нинди социаль катламнан икәнен «ачыклыйлар» һәм Кызыл Армиядән сөрәләр. Шул җәһәттән бер өземтә: «1938 елның 1 августында Оборона халык комиссары Боерыгы белән 43 нче маддәнең «б» пункты буенча запаска җибәрелә, ә 1939 елда «троцкизм тарафдары булуы һәм үзенең социаль чыгышын яшергәне өчен» партиядән чыгарыла. Хәрби хезмәттән җибәрелгәч, Мәскәү каласының Москворецкий районындагы вузларда хәрби кафедра укытучысы һәм военрук булып эшли. 1939 елда хезмәттән җибәрү турындагы пунктны «43 нче маддәнең «а» пунктына үзгәртәләр».Үз хокуклары һәм гаделлекне торгызу өчен көрәшүен туктатмаган милләттәшебез әнә шулай итеп, эштән җибәрү турындагы маддәне, «запаста калдыру» турындагысына үзгәрттерүгә ирешә. 1942 елның 23 февраленнән кабат Кызыл Армия кадрлары исемлегендә: Көньяк, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары составында Бөек Ватан сугышында катнаша. Полковник Крымов – 98 нче (1943 елның 16 апреленнән 86 нчы гвардия дивизиясе), 387 нче, 232 нче, 206 нчы укчы дивизияләр командиры урынбасары һәм 387 нче, 127 нче, 38 нче укчы дивизияләр командиры. 1945 елның 15 апрелендә Австриянең Альп тауларында барган сугышлар вакытында һәлак була. Гвардия полковнигы Миргазиян Крымовның исеме Сербиянең Воеводина автономияле краена керүче Сомбор каласындагы совет офицерларының туганнар каберлегенә куелган обелискка уеп язылган. Якташыбыз яудагы батырлыклары өчен Ленин (1945) һәм ике Кызыл Байрак (1943, 1944) орденнары белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев