Азнакайның күренекле шәхесләре: Багбостан Татарның туташ-ханым-аналар язмышлары – Сүз һәм күз яшьләре җитмәс сагышлары....
Мирсәй Гариф Сәеррәк Багбостан исемен заман сүзлекләреннән эзләмәгез, чөнки иң югары даирәләрдән якташыбызга җибәрелгән ат – фарсы теленнән алынган, ягъни җимеш, яисә яшелчә бакчасы мәгънәсендә.
Исеме җисеменә туры килә дигәндәй, аның тормыш тарихына кереп китсәң, зур затлы бакчаларда йөреп, адашып чыкмастай хәлгә төшәрлек. Багбостан Мөәминованың гомер бакчасында татлы һәм ачы җимешләр бик күп булган. Чорына карап, әлбәттә ачыраклары шактый, чөнки яшәгән елларының күбесе тоталитар режим вакытына туры килә. Мәндәйдән Оренбургка Минзәлә өязенең Мәндәй авылында гади генә крестьян тормышыннан тәм табып, Вилдан белән Гафифә гаилә корып, балалар табып, тырыш хезмәт куеп яшәгәндә, әтиләре чирләп вафат була. Биш кыз бала әниләре карамаганда кала. 1884 елда туган төпчеге Багбостанга өч яшь кенә. Ничек тормыш көтәргә? Кыз балага хәтта җир өлеше дә чыгармыйлар, кеше чутына кертеп, исәпкә алмый патша хөкүмәте. Авылда таянырлык кешеләре дә юк. Гафифә әнкәйләре бөтен булган батырлыгын җыеп, балаларын ияртеп губерна башкаласы Оренбургка китәргә була. Анда ерак кардәшләре дә, баргач та торып китәрлек карван-сарайлары да бар икән дип сөйлиләр йөргән сәүдәгәрләр. Өйдә булган барлык кирәк-яракларны, чүпрәк-чапракларны бәләкәй арбага салалар да юлга кузгалалар. Әниләре һәм зуррак кызлары “уф-алла” арбасын тарталар, ә әйберләр өстендә өч яшьлек Багбостан утыра. Аңа кызык дөнья күреп бару, ә әнисе шәйли: көненә кырык чакрым узсалар, ун көндә башкалага барып җитәләр. Их, алты кешенең тамагын туйдырасы да бар бит... Авылдан алган ризыклар бер-ике көндә бетә. Тамак хакына авылларда я бәрәңге утыйлар, олыраклар печән чабалар, нинди эш туры килә, шуны башкаралар. Ниһаять, бер ай дигәндә Оренбургка барып җитәләр. Монда да бик колач җәеп көтмәгәннәр аларны. Әниләре кул астына керерлек тырыш кызларын асрауга бирергә мәҗбүр була, ә төпчеге Багбостанны үзе тәрбияли. Гафифә кайда эш бар, шунда бара. Тора-бара фатир табып, үз почмагын булдыра. Аның хыялы – балалары белем алсын иде, бигрәк тә төпчеге укырга хирыс. Әле менә аны гарәпчә язарга өйрәтә әнисе. Асраудагы кызларын да гыйлем өстәргә өндәп йөри, ә Багбостанны яңа ысул белән укыта торган Фатыйма Әдһәмованың башлангыч кызлар мәктәбенә урнаштыра. Кызы бик тырышып гыйлем үзләштерә, ә әнисе балаларына әхлакый тәрбия бирү белән мавыга. Шулай айлар-еллар үтә тора, уку тәмамлану чорында мөэмин шәкерт Багбостан башлангыч сыйныф балаларына дәресләр биреп, мөгаллимәлектә сәләтен күрсәтә. Унөч яшьлек кыз бала бәхетенә тагын да белем камилләштерү мөмкинлеге туа: Оренбургта химаяче Рәмиевләр ярдәмендә яңа мәктәп оештырыла. Бу 1897 елда ачылган мәктәп губернада беренче җәдидчә кызлар укый торган урта белем учагы була. Монда Бакчасарайда, Истанбулда, Каһирәдә укып кайткан бик тә гыйлемле мөгаллимнәр укыталар. Алар тора-бара иске гарәпчәдән һәм төрекчәдән татарча язуга күчәләр. Багбостан бик тә зирәк, зур тырышлык белән бу мәктәптә укыткан дөньяви фәннәрне дә үзләштерә: тарих, җагърафия, фәлсәфи, сәяси, сәнгати дәресләрне ярата, математика, физика, химияне дә читтә калдырмый. Мөгаллимә юлы Гомүмән, Багбостан әнисенең һәм үзенең кыюлыгы белән җәдид мәктәбенә кереп китеп укуы белән кәнәгать. Иске укудагы кебек язма күчереп, китаптан хәреф чүпләп, сүрәләр ятлау түгел, ә турыдан-туры мөгаллимнәр белән аралашып, аларның сүз байлыгын отып, фикер йөртүгә, аңны камилләштерүгә омтылу. Әле бит шәһәрдә югары уку йортлары исәбендә йөрүче “Хөсәения” мәдрәсәсе дә бар. Анда да татарның зыялылылары чыгышларын тыңлаштыра: мәшһүр Рәмиевләр һәм Хөсәеновлар башкаладан, Җаектан (Уральск) Яушев, гыйлем иясе Зәйнулла ишан Рәсүлев, Стәрлетамактан Мөхәммәтсәлим Өметбаев кебек шәхесләр киләләр. Гомумән, ул вакытта Оренбур каласы мөселманнарның бер илаһияти-мәгърифәти-мәдәни үзәгенә әверелә. Шундый шартларда укуын тәмамлаган Багбостан мәгърифәтчелек юлында була. 1905 елда тормыш иптәше Гобәйдулла Радуди белән үз өйләрендә кызлар мәктәбе оештырлар (ире “Хөсәения” мәдрәсәсенең гали сыйныфларында укып чыгып, бишенче мәхәллә Заһидулла мәктәбендә мөгалимлектә. Талантлы шагыйрь әле дәреслекләр дә хәзерләп ята). 1906 елда Оренбурга Уфада Диния Назәрәте казые булган, күпне күргән, күпне белгән Ризаэтдин Фәхретдин килә. Шакир һәм Закир Рәмиевләр чакыруы буенча “Вакыт” газетасына мөхәррирлек итә башлый. Буш вакыт табып, “Хөсәения” мәдәрәсәсендә дә укыта, кызлар мәктәбенә дә чакыралар. Бер очрашуда Риза казый бик тә мәгълүматлы һәм укымышлы, горур һәм чая Багбостанга сүз катып: – Бик тә гыйлемле һәм тәрбияле мөгаллимә диләр үзеңне. Кәгазьләреңдә Минзәлә өязе Мәндәй авылында Мәллә елгасы буенда туып үскән дип язылган кеби. Минем дә гомеремнең бер өлеше Мәллә елгасы буенда узды. – Рәхмәт Риза казый, без бит сезнең “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана” китапларын укып үстек, шуңадыр инде... Ә сезнең Илбәк авылыннан Уфага казыйлыкка сайланганыгызны укыганым бар. Без мәктәптә ике дистәдән артык китапларыгыз һәм гәҗитләрдән бихисап язмаларыгызны кулланабыз, шөкерана! – Ә Илбәктә без мәдрәсә ачкан идек, кыз балалар укытырга да ниятләп. Сез анда башлап укымадыгызмы? – Юк, хәзрәт, миңа өч яшь чакта, әти үлгәч, әнкәй безне укыту нияте белән монда алып килде. Шуңа мин сезнең Оренбурда һәм Казанда басылган китапларыгыз белән таныш. Ә Илбәкне һәм Мәндәйне әнием сөйләүләре буенча гына беләм. Әле харитәдән карадым, аралары бары 13 чакрым гына икән. – Чыннан да, бик тә мәгълүматлы якташым икәнсез. Эшләрегез дә изге. Безгә “Вакыт” гәҗитенә дә язгалып торыгыз. Ә менә очрашу форсатыннан сезгә шәхсән өченче ел чыккан, кызым Зәйнәп өчен язган “Мәшһүр хатыннар” китабым. Үзегезгә дә алар рәтенә керергә насыйп булсын. Мәктәбегезгә менә былтыр чыккан җиде китабымны алыгыз рәхим итеп. – Олуг рәхмәтебез сезгә, Риза остазыбыз! Киләчәктә дә язылган китапларыгыз Аллаһы кодрәтләре белән басылып торсын. – Багбостан ханым, бу сүзләребез белән үткәннәрне искә төшердек әле: Илбәктә язылган бер “Интизар” (“Зарыгу” М.Г.) китабымны гына цензура үткәрмәде. Менә шундый хәтирәләр... Багбостанга исә Риза казый белән очрашу дәрт-дәрман өсти һәм ире белән мәктәпләрен рәсмиләштерүне ниятлиләр. Оренбурда бер дистә мәктәп-мәдрәсәләр бар. Шуларның икесе генә кызлар өчен. Беренчесе – Ф.Әдһәмованыкы эшли, ә икенчесе Багбостанныкы булачак, Аллаһ бирсә. Ниһаять, алар 1907-08 уку елында бу урта мәктәпне ачарга хөкүмәттән рөхсәт алалар һәм ике катлы йорттан бүлмәләр дә бирәләр (Трофимов тыкрыгы, 9). Мөәминованы мөдирә һәм мөгаллимә итеп куялар. 1908 елны хәләле Г.Радудиның “Табигатькә сәяхәт, яки тархы табигыйә” дәреслеге дөнья күрә. Багбостан бөтен көчен куеп, белгән белемен яшь буынга бирә, чөнки татар кызлары укырга омтыла. Аңа ире Гобәйдулла дәфтәрләр тикшерергә ярдәм итә. Ул арада кулына каләм алып, икенче китап язар: “Тәсһиле җагърафия” (тәсһиле – уңайлаштырылган. М.Г.) дәреслеге. Анысы 1911 елда басыла. Менә шундый икесе дә изге эшкә чумып, балаларга белем биреп, бәхетле тормышта яшәгән чорлары! Мәктәпкә тәҗрибәле мөгаллимнәрдән буларак С.Петербургта мөселман балаларын укыткан Шәриф Камалны җәлеп итә хезмәттәшлеккә. Тәҗрибәләрен уртаклашып, Риза казый җитәкләгән “Вакыт” гәҗитендә һәм “Шура” журналында мәкаләләр бастыралар. Ләкин дөньяда шатлык-кайгы белән аралашып йөри шул. Ш.Сәгыйди язганча: “Гобәйдулла укыту юлында ялгыз иткән чын хезмәтләре күкрәк авыруына китерде. Авызыннан каннар акты, һаман дәрес бирде. Берничә еллардан бирле җәфалаган күкрәк хәстәлегеннән сәламәтләнә алмаенча 1912 елның 28 ноябрендә дөнья белән аерылышты”. Г.Радудигә нибары 27 яшь кенә була. Туберкулез татарның асыл улларын кыерлап бара, дүрт ай ярымнан Казанда Габдулла Тукайны мәңгелеккә алып китә бу аяусыз чир. Оренбур җәмәгатьчелеге Гобәйдулла Радудины югалтуны авыр кичереп, аның хәләле Багбостанның кайгысын уртаклашып, матбугатка язалар. Әй ул сүзләр, ничек кенә әйтелсәләр дә, ачы кайгыны баса алалар мени... Их, юатырга, нәсел дәвам итәргә уллары да юк (ике нарасыйлары сабый чакта ук үләләр, соңрак Багбостан асрауга ике кыз бала ала. М.Г.). Ә Багбостанга яшәргә кирәк, ничек кенә булса да, бергә башлаган кызлар мәктәбенең эшен дәвам итәргә. Күз яшьләрен киптереп, балалар янына мәктәпкә килә. Татар халкының ул чорда белемгә омтылышына Багбостан булышырга тиеш. Истанбулда Бөтен сәләтен биреп, халәтен багышлап, мөселман хатын-кызларын укыту белән шөгыльләнә Багбостан. Шәһәрдә тагын кызларга тегү-чигү түгәрәкләре оештыра. Үзлегеннән һаман белемен камилләштереп, 1913 елда югары дәрәҗәдәге мөгаллимәлек хокукы ала. Мәктәп белем бирү белән генә чикләнми, булачак мөгаллимәләр әзерләүгә дә керешә, ә бу юнәлеш мөдирәгә тагын да тәҗрибә үзләштерүгә кирәклеген исбатлый. 1914 елда Багбостан кызлар укыту тәҗрибәсен уртаклашу нияте белән Төркиягә бара. Монда укымышлы татарларның элек-электән кадерен беләләлр. Илбашы Әнвәр паша иң башта Багбостан Мөәминованы министрлар белән очраштыра. Аннан соң Багбостан Төркия парламентында төрек телендә чыгыш ясый. Хатын-кызларны бик исәпкә алмаган җыелышны үҗәт мөгаллимә үзенең доклады белән хәйран калдыра. Аның чыгышы төрекчә “Фикер” гәҗитендә басыла. Туксан биш ел узгач, бу бу сәхифәләрне үземә дә узарга насыйп булды. Тарих язучы буларак, Бөек милләт мәҗлесендә чыгыш ясап, Истанбул университетында лекция укып, мәдәният министры кабул иткәч, гомумән төрекләрнең татарларга карата җылы, ихтирамлы мөнәсәбәтен тоеп, Гаяз Искакый, Садри Максуди һәм замандашыбыз Надир Дәүләт, Чулпан ЧетинЗакированың Төркиядә хезмәт куйганнарына аптырамадым. Багбостанны Истанбулда эшләп килүче кызлар мәктәбе кызыксындыра, монда хәтта татар бүлеге дә бар, чөнки башкалада миләттәшләр саны шактый. Шулар арасыннан Чистай кызы – Тукайның мәхәббәте Зәйтүнә Мәүлүдова белән танышып, дуслашып китәләр. Зәйтүнә Тукай вафат булгач, Зәйнулла ишан улы Кадыйр Рәсүловка кияүгә чыгып, хаҗ сәфәреннән кайтканда Истанбулда тоткарланып кала. Беренче Бөтендөнья сугышы чыккач, Төркия белән Россия икесе ике хәрби блокта кала. Багбостан да шул чакка туры килеп, шактый вакытын Төркиядә үткәрергә мәҗбүр була. Зәйтүнә белән бергә дәрел-мөгаллимәткә (кызлар югары мәктәбе) кереп укырга хыялланалар. Истанбулдагы алдынгы мәктәпләрдә булып, андагы уку программаларын, дәрес ысулларын өйрәнергә Йосыф Акчура да теләктәшлек күрсәтә, ә төп ярдәмчеләре татар кызы Фәридә Төк. Ул бик гыйлемле ханым татар хәрәкәтен җитәкли. Габдрахман пашалар йортында торалар, янәшәдә Истанбул уртасында бакчалары бар. Багбостан һәм Зәйтүнә еш кына серләшеп-сөйләшеп, шәһәргә чыгып йөриләр. Уртак сүзләре һаман да йөрәк түрендәге сөйгәннәре – Тукай белән Рәдүди. – Фәридә “Тәфтиләү”не уйнап-җырлап җибәрсә, җанымны кая куярга белмим, – ди Зәйтүнә. – И, якташым, ул җырны ишетсәм, минем дә күзләрем яшь белән тула. Дөньда кайдадыр сугыш барса да, монда тынлык. Күңелләрдә генә ниндидер шомлык, ничек кайтып җитәрләр туган илләренә? Зәйтүнә балага узу сәбәпле, озаккарак тоткарлана. Ул 1915 елның 16 сентябрендә Атилла Расихны (булачак язучы) дөньяга китерә, ә Багбостан алданрак кайтып китә. 2009 елда иҗади сәфәрдә булып, Зәйтүнә һәм Багбостан белем камилләштергән Фәридә Тек мәктәбен табарга насыйп булды. Әлеге вакытта анда музей һәм фәнни үзәк. Ниһаять, анда Фәридә Тек фотосын да төшереп алдым. 1915 елда Оренбурга кайту белән Багбостан Мөәминова “Сөембикә” журналының ике санында (23 һәм 24) җиде биткә җәелгән “Сәяхәт хәтирәләре”н язып чыга. Аның кайтуына журналда (2, 4 нче саннар) мөгаллимәнең беренче хезмәте – “Гаилә хәлләре” басылган була. Төркиядә булып кайту Багбостан тормышында кыенлыклар да тудыра. Шуңа күрә ул башы белән мәкаләләр язу, тәҗрибәсен анализлау эшенә чума. Шул арада 1916 елда Саркыташ районының Кабан авылында мөгаллимәләр курсы ачып, аның мөдире һәм укытучысы булып ала. Әлеге мөгаллимәлек-методик курсларга 250 тирәсе тыңлаучы җыелган: Урта Азиядән, Кырымнан, Себердән, хәтта Кытай, Манчжуриядән килгәннәр. Белемгә омтылыш шундый көчле булган. Багбостан мәктәбенең хәле турында җәмәгатьчелек матбугатта үзенең туры сүзен әйтеп килә. Уңай бәя белән “Сөембикә” журналында кызлар мәктәбе турында язма чыга. Мөәминованың мәкаләләре дә 1916 елда даими басылып килә: “Ир белән хатынның гаиләдә мөштәрәк (уртак) вазыйфалары” (№10, 11), “Вазыйфалар” (№12), “Баланы тәрбияле итү (№15, 16). Ниһаять, 1917 елда Виляять (өлкә) мөселман эшләре комиссариаты Багбостанның эшләренә бәя биреп, “Ун еллык гыйльми хезмәт” китабында мәктәптән “ун ел эчендә 149 мөгалиммә чыккан” дип яза. Большевиклар шул елдан уку учагын “Русско-татарская школа им.Ильича” дип атасалар да, халык аны “Багбостания” мәктәбе дип йөри һәм тарихка да шул исем белән кереп кала. 1918 елда Төркиядә түнтәреш. Әнвәр паша илдән качып китеп, басмачыларга кушыла һәм 1922 елда кызыл армиячеләр белән бәрелештә һәлак була. НКВД шымчылары паша кабул иткән мөгалиммәне күзәтү астында тоталар. Мәктәп өстендә дә болытлар куерып тора. Югыйсә, 1925 елга хәтле мәктәпне барлыгы 1212 кыз тәмамлаган, шуларның 347 се укытучы булып эшләп киткән. 1925 елны бу татар мәктәбе дә ябылгач, Багбостан Мөэминова Уфага китә. Кырык бер яшьлек ханымга әле алда 38 еллык гомер насыйп була. Аның егерме елын, тотолитар системаның җәберләүләренә түзеп, Себердә сөргендә үткәрәсе бар. Якташыбызның ул чордагы тормышын яктырту өчен тагын архивлар актарырга кирәк, кадерле укучыларыбыз. Бу безнең бурыч.
Марсель Гарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев