Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның “Кояшкай” балалар бакчасында «Дуслык» бәйрәме узды

Азнакай шәһәренең 5 нче “Солнышко” балалар бакчасында “Дуслык” бәйрәме бик матур, күңелле узды.

“Дуслык” бәйрәме була дигәч, и сөенделәр балаларыбыз, берсен-берсе уздырып, җыр-бию өйрәнделәр, энҗеле калфакларын, чигүле милли күлмәкләрен кат-кат киеп карадылар. Балаларыбыз шигырь ярата безнең, дуслык турында шигырьләр сөйләделәр. Җыр-бию белән бергә татар халкының милли уеннары да үрелеп барды.

Балаларыбызга “Дуслык” бәйрәме бик ошады, аларның күңелләрендә озак сакланыр. Мондый бәйрәмнәр балаларыбызда туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияли, телебезгә кызыксыну уята.

Фәйрүзә Заһидуллина, балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев