Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның Хәсәншина урамында бәйрәм гөрләде

Шәһәребездә һәр көн саен ишегалды бәйрәмнәре гөрли. Халык та мондый бәйрәмнәрнең һәрберсен көтеп ала.

Аның чираттагысы Хәсәншина урамының 9, 11  нче йортлар ишегалдында үтте. “Универсал” идарә компаниясе һәм 7 нче ТОС рәисе Мөнирә Абдулвәлиева тырышлыгы белән оештырылган әлеге бәйрәмдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов та катнашты. Үзенең чыгышында ул районның социаль-икътисади күрсәткечләренә тукталып, җирлегебез үсешенә керткән өлешләре өчен азнакайлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм идарә компаниясе җитәкчесе Элеонора Алчина белән әлеге йортларда яшәүче юбилярларны, активистларны тәбрикләп үтте. 

Шәһәребезнең “Аккош” балалар бакчасы бик матур күргәзмә оештырган иде.

Бәйрәмнән соң күрше-күләннәр чәй өстәленә җыелып, тәм-томнар белән сыйланды, балалар уеннарда катнаштып, рәхәтләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев