Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакайлылар шагыйрә Фәүзия Төхбәтуллинаны искә алдылар (ФОТО+ВИДЕО)

Район үзәк китапханәсендә шагыйрә, педагог Фәүзия Төхбәтуллинаны искә алу кичәсе узды.

Норлат районы Киекле авылында туып үссә дә, аның гомер юлы Азнакайда уза. Казан педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, ул ире Зәйнулла белән, яңа туган уллары Альбертны күтәреп, 1966 елда Азнакайга эшкә кайта һәм 4 нче мәктәптә физика укыта.

Ул шигърияткә соңлап, әмма өлгереп килә. Лирик һәм балалар өчен шигырьләре, юмористик хикәяләре җирле һәм республика матбугатында дөнья күрә. Фәүзия Төхбәтуллина дистәгә якын лирик җыр авторы, аларны танылган эстрада йолдызлары башкара, Татарстан инвалидларының республика фестивальләре лауреаты һәм дипломанты.

Халык мәгарифе отличнигы Фәүзия Төхбәтуллина хезмәттәшләре һәм укучылары күңелендә дә олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел кеше булып саклана.

Кичәдә аның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, укучылары катнашты һәм якты истәлекләре белән уртаклаштылар. 23 яшендә ирен югалтса да, улын чын кеше итеп тәрбияли, сәламәтлеге какшаса да, төшенкелеккә бирешми, туганнарына, дусларына ярдәм итеп яшәгән ул. Быел аңа 75 яшь тулган булыр иде.

Кичәдә Фәүзия Төхбәтуллина сүзләренә “Азнакай гүзәлләре” триосы һәм үзешчән композитор Ландыш Шәрәфиева башкаруында җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев