Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлылар Самара Сабантуен гөрләтте

12 июньдә Азнакай районы Самара шәһәре Сабантуенда катнашты.

Ел саен чит төбәкләрдә милли бәйрәмебезне үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быел азнакайлылар Самара шәһәре Сабантуенда чыгыш ясадылар.

Районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, Азнакай якларыннан кайнар сәламнәрен тапшырды һәм изге теләкләрен юллады.

Азнакайлылар, гадәттәгечә, татар ишек алды күргәзмәсе оештырдылар. Биредә Азнакай, Актүбә сувенирлары, кул эше осталарының әйберләре сатылды, декоратив-кул эшләре буенча мастер-класслар үтте.

“Бәйрәмгә Самара өлкәсенннән һәм башка төбәкләрдән бик күп кунаклар җыелды. Безнең иҗат коллективлары, артистларыбыз үзләренең җырларын, биюләрен бүләк иттеләр, халык чыгышларыбыздан кәнәгать калды”, - ди шәһәр-район Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

Сабантуйны “Квартет” ансамбле “Сәлам Азнакайдан” җыры белән башлап җибәрде. Концертны Алмаз Закиров һәм Луиза Шәфыйгуллина күңелле итеп алып барып кына калмадылар, җырлары белән дә куандырдылар. Халык шулай ук “Җанашым”, “Азнакай гүзәлләре”, “Илһам”, “Шәһәр сулышы” җыр һәм бию коллективларының, Ландыш Шәрәфиева, Илһам һәм Илнар Шакировлар, Азат Вәлиев чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев