Азнакайлылар балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова белән очраштылар
Район балалар китапханәсендә балалар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп санлы китаплар авторы Йолдыз Шәрәпова белән мәктәп укучылары һәм «Гөлстан» әдәби берләшмәсе катнашында иҗади очрашу узды.
Китапханәчеләребез И.Миннегалиева һәм И.Мәҗитова укучыларны шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Чара барышында шәһәребезнең 5 нче һәм 8 нче урта гомуми белем мәктәпләренең актив матур әдәбият сөюче укучылары Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрен яттан сөйләделәр, авторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Иҗат кичәсе концерт номерлары белән үрелеп барды. 4 нче лицей укучысы Раян Рахин үзенең моңлы җырлары, виртуоз баянда уйнавы белән сөендерде, шулай ук район мәдәният сарае хезмәткәрләре бертуган Илһам һәм Илнар Шакировлар үз чыгышлары белән кичәбезне музыкаль яктан бизәделәр. Йолдыз Шәрәпова үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды, балаларга туган телнең әһәмиятен аңлатты, китапханәбезгә үзенең шигырь китапларын бүләк итте.
Исхакова Римма, район балалар китапханәсе китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев