Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлылар 1 Майны бәйрәм иттеләр

Татарстан мәйданында спорт ярышлары, җирле үзешчәннәр катнашында концерт оештырылды.

Бәйрәмгә килүчеләр өчен җил-яңгыр да киртә була алмады: барысы да рәхәтләнеп концерт карады, балалар уеннарда катнашып күңел ачты.

Чараны ачып, район башкара комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов райондашларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итеп, социаль-икътисади күрсәткечләр белән таныштырды.  

- 1 Май бәйрәме бүген дә барыбыз өчен дә хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Районыбыз үсешенә керткән өлешегез өчен барыгызга да рәхмәт, - диде җитәкче.

Айдар Шәмсетдиновның сүзен дәвам итеп, килгән кунакларны “Азнакайнефть” идарәсе профсоюз комитеты җитәкчесе Рафаэль Шәйдуллин, район профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе Эльвира Әмирова, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тәбрикләделәр.

Мәйданда бу вакытта гер күтәрү, кул көрәше кызганнан-кызды. Укучылар рәсем бәйгесендә көчләрен сынадылар. Балалар иҗатында узган үрмәләүчеләр ярышын да күпләр зур кызыксыну белән күзәттеләр. Шунда ук шахмат, шашка ярышлары да оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев