Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда “Универсал” идарә компаниясе Чыршы бәйрәмен гөрләтте

Кичә “Универсал” идарә итү компаниясе шәһәрнең Ямашев урамы, 9 нчы йорт  ишегалдында балалар һәм өлкәннәр өчен Чыршы бәйрәме уздырды.

Кыш бабай белән Кар кызы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, күчтәнәчләр  дә тараттылар.

– Быел әлеге ишегалдында  җитәкчебез Элеонора Алчина башлангычында җыештыручы егет-кызларыбыз белән кар һәм боздан матур сыннар ясадык. Алар ишегалдының күрке булып, күңелләрне күтәреп утыралар, барчабызга да бәйрәм рухы бүләк итәләр. Күңелебезне кырган әйберләр дә юк түгел, әле менә бүген килүгә кемнәрдер үгез сынының мөгезләрен җимереп киткәннәр. Биредә яшәүчеләргә матур булсын дип тырышу юкка чыккан дигән сүз, – ди идарә компаниясе мастеры Резеда Хәбибуллина.

Кызганыч, мондый зарларны бүген күпләрдән ишетергә туры килә. Берәүләр матур булсын дип тырыша, икенчеләр исә арттан ук җимереп бара. Зур тырышлык салып ясалган күз явын алырдай мондый эшләнмәләрне, әйдәгез, саклыйк әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев