Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачтылар

Бүген Мәдәният йортында ТАССР төзелүгә 100 ел һәм Җинүнең 75 еллыгына йомгак ясалды һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачтылар.

Әлеге тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Мөхәммәдиев, Таһир Һадиев, Татарстан Халыклар ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев катнашты.

Икенче каттагы фойеда милләтләрнең күргәзмәсе урнашкан иде.

Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән котлап, азнакайлыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде, туган җирне, туган телне яратырга чакырды.

Таһир Һадиев һәм Константин Яковлев та туган телнең әһәмиятен ассызыкладылар.

Бәйрәм мәдәният йорты иҗат коллективларының концерт номерлары, тәбрикләүләр, бүләкләүләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев