Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Шәнгәрәй нәселенең 7 буын туганнары очрашты

Шәһәр-район Мәдәният йортында Кәтем авылыннан тамыр җәйгән Шәнгәрәй нәселенең 7 буын туганнары очрашты.

“Жир шарының төрле почмагына таралып кайталмаган кунаклар видео-сәләмнәр юллады. Анда Краснодар ягыннан, Хабаровск Иркутск өлкәләреннән, хәтта Америкадан да котлау алдылар. Очрашуга Татарстан, Башкортстан, Россиянең төрле шәһәрләреннән 130 кеше килде”, - ди шушы нәсел дәвамчысы, кичәне оештыручы Азнакай халык театрының баш режиссеры Гөлсинә Җамалиева.

Кичә театраль куренештән башланып китте. Анда нәселнең Кәтем авылына ни сәбәпләрдә килеп утырганлыгы чагылды. Очрашуда туганнар бер-берсе белән танышты, әбиләре, бабайлары тарихын сөйләделәр.

“Кәтем авылы зиратында Шәнгәрәй бабай кәбере янында бөтен әрвахларга дога кылдык. Соңыннан Кәтем тавында пылау белән сыйланып, милли уеннар уйнап, нәсел җепләрен тагын да ныгыттык. Киләчәктә дә очрашып торырга суз бирешеп таралаштык”, - ди Гөлсинә Җамалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев